|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2021 Шоу-бизнес
Рифат Фәттахов белән Ришат Төхвәтуллин дуслашканнарБу хәбәрне Рифат әфәнде инстаграмда үзе җиткерде. Танылган җырчы һәм продюсер арасында аралар киеренке иде, Ришатның Ваһапов фондыннан китүе ике яктан да дәгъвасыз булмады, бу турыда матбугатта күп яздылар. “Рәхмәт, Ришат, концертың өчен! Ул чакырды - мин килдем! Рамазан - бер-береңне гафу итү, дуслашу ае”, - ди Рифат Фәттахов. Инстаграмдагы дуслар да бу гамәлне хуплый. Болай дип язалар: “Бик күркәм гамәл! Чын егетләр икән сез!”
“Бергә концерлар куйсагыз да бик күркәм булыр иде”.
“Шулай булырга тиешлеге күренеп тора, ике матур шәхес, үз эшләренә мөккиббән, чын иҗатның асыл егетләре. Икегез дә иҗат үренә зур тырышлык, авырлыклар кичми генә күтәрелеп булмый икәнен анлагансыз. Афәрин! Дуслыкка ни җитә!
--- |
Иң күп укылган
|