|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2021 Фаҗига
Ике яшь кешенең гомере өзелдеБашкортстанның Әбҗәлил районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.Анда ике кешенең гомере өзелгән. 22 апрельдә кичке алтынчы яртыда Сәрмән-Амангилде-Баймак трассасында авария булган. Юл полициясе мәгълүматларына караганда, 39 яшьлек ир «Гранта» автомобилендә борылышта идарәне үти алмаган һәм уң як юл читенә килеп төшкән.
Машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шул урында һәлак булган. Аның 25 яшьлек пассажирын медиклар дәваханәгә салырга өлгерәләр, әмма ул анда аңына килмичә үлә.
Хәзер Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрә.
Фото: кп.ру
--- |
Иң күп укылган
|