поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
22.04.2021 Җәмгыять

Әти-әнисен үз фатирларыннан чыгып китәргә мәҗбүр иткән (Чаллыдагы гауга)

32 яшьлек Лилия Миңнебаеваның якыннары белән ызгышы турында аның әнисе Тәнзилә Миңнебаева "Челнинские известия" журналистларына сөйләп биргән. Хатын-кыз фикеренчә, фатир аркасында чыккан низаг - аларның гаиләсендәге иң зур җәнҗал түгел әле.

"Иң мөһиме, хәзер безнең яныбызда яраткан һәм бердәнбер оныгым үсә, - дип сөйләгән Тәнзилә ханым "Челнинские известия" журналистларына.  - Җиде аен «Асылташ» социаль үзәгендә уздырды ул. Көн саен ирем белән аның янына йөрдек, күчтәнәчләр, уенчыклар тапшырдык. Безне бинага кертмәделәр - кызым моны тыйган, ә оныгым тәрәзә янында безгә кул болгап, безне көтеп тора иде. Хәтта туган көнен дә ул бездән башка гына каршы алды".
 
Исегездәдер, Чаллыда яшәүче Тәнзилә Миңнебаева "Прямой эфир" телетапшыруы вакытында 32 яшьлек кызы Лилиянең Владимир Сухов сектасына эләгүе турында белдергән иде. 2018 елдан бирле Лилия Боровец урманындагы землянкада яшәгән. Аның улын тәрбияләү белән әти-әнисе шөгыльләнгән.
Телетапшырулардан соң Лилия улын ата-анасы йортыннан алып киткән һәм үзенең торагы юклыгына сылтау ясап, приютка урнаштырган. Ә әти-әнисенә оныклары белән күрешүне катгый тыйган.  
 
Тәнзилә ханым шәһәр судына кызын ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, яшь хатынны ата-ана хокукларында чикләгәннәр һәм улын тәрбияләү өчен ай саен 5 мең сум алимент түләргә мәҗбүр иткәннәр.
Гадәттә суд карары - теләсә кайсы хәлдә финал ноктасы булып тора. Әмма монда барысы да киресенчә килеп чыккан. Һәм бу хәлләрнең ахыры ни белән бетәчәген беркем дә төгәл әйтә алмый.
 
Быел Лилия әти-әнисе белән бер түбә астында яшәгән, әмма аларның гаиләсендә тавыш-гауга көн дә дәвам иткән. Тәнзилә ханым әйтүенчә, кызлары блогер сымак бөтен җирдә кәрәзле телефон камерасын кабызып әти-әнисе артыннан йөри һәм ни эшләгәннәренә чаклы барысын да рәттән теркәп бара.
 
"Без аңа кечкенә бүлмә арендаларга, аның өчен 5 мең сум түләп барырга тәкъдим иттек, әмма ул ризалашмады, - дип сөйли Тәнзилә ханым. - Ул вакытта мин, ирем һәм оныгым үз фатирыбыздан чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Тавышланып яшәгәнче, тыныч яшик дидек. Арендага бер фатир алдык.
 
Мин пенсиядә, ирем ике фатир өчен дә вакытында түләр өчен ике эштә эшли. Ял көннәрендә өйгә кайтып киләм- чәчәкләргә су сибәм. Безнең бөтен әйберләребез - залда, ә кызыбыз йокы бүлмәсендә яши. Инде ике шәхси счет ачтык. Шулай яшибез дә".
 
Хатын-кыз малайны психологик яктан булган проблемаларын җиңә алсын өчен психологка йөртүләре турында да сөйләде. Малай хәзер әзерлек классына йөри, сентябрьдә мәктәпкә барачак, баян сыйныфы буенча музыка мәктәбендә укуын дәвам итә. Әнисенең апасы белән инглиз теле белән шөгыльләнә һәм аның телләр өйрәнүгә сәләте барлыгы да сизелә икән. Ә кичләрен бабасы белән шахмат уйныйлар.
 
Кызганычка каршы, хәтта хәзер дә, өлкән яшьтәге әти-әнисе белән аерым яшәсә дә, 56 яшьлек Тәнзилә ханымның йөрәгендә тынычлык юк.
"Полиция чакырткан, Лилия безгә карата, аның әйберләрен урлаганбыз, дигән гариза язган икән, - дип зарлана Тәнзилә Миңнебаева. Нигә ул яңадан шушы хәлләрне эшләп, казынып йөри-һич аңлый алмыйм...»
Фото: /pixabay.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.04.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы