|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2021 Җәмгыять
Камал театры сайты заманча итеп үзгәртелдеГ.Камал театры сайты яңа тормыш башлады. Беренче чиратта дизайн, сайтның тышкы кыяфәте үзгәрде, заманчалаштырылды. Спектакльләрнең фотоларына күбрәк игътибар бирелде. Интерфейс кына түгел, сайтның эшчәнлеге дә үзгәрде. Ул тизрәк эшли башлады, уңайлы һәм функциональ итеп үзгәртелде. Төп үзгәреш - билет алу процессы гадиләштерелде. Хәзер билет алу өчен сайтта аерым теркәлү мәҗбүри түгел, e-mail, телефон, исем һәм фамилияне язу да җитә. Шәхси кабинетны сайт үзе ача. Бу сезгә уңайлы булсын өчен эшләнде. "Шәхесләр" бүлегендә театр хезмәткәрләренең социаль челтәрләренә сылтамалар бирелә. Спектакльнең мәгълүмати карточкасында артистларны эзләү функциясе һәм спектакльнең кайсы даталарда булачагы өстәлде. Сайтның төп битендә якын арада булачак спектакльләр санала, аларга тиз генә билет алу мөмкинлеге көйләнгән. Мобиль версиядә сайт буенча меню аша навигация, шулай ук билетлар кәрҗине белән кибет кәрҗине арасында навигация яхшыртылды. «Сайтка редизайн ясап тору кирәк, тормыш бит үзгәрә, алга бара. Digital өлкәсендә көн дә үзгәрешләр. Безнең театр һәрвакыт хәрәкәттә, иҗади эзләнүдә. Театр барлыкка килгәннән башлап, 115 ел буена без беркайчан да бер урында туктап тормадык. Репертуар гына түгел, форма, эчтәлек тә үзгәрде. Без театрны үстерү өчен һәрвакыт яңа кораллар эзлибез,» - диде театр директоры Илфир Якупов. Яңартылган сайт буенча фикер-тәкъдимнәрегезне социаль челтәрләрдә комментарийлар калдырып, яки pr@kamalteatr.ru почтасына җибәреп җиткерә аласыз. Фикерләрегезне әйтергә уңайсызланмагыз, сезнең ярдәм белән безнең сайт яхшыраяхшыра гына барыр.
--- |
Иң күп укылган
|