|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2021 Дин
Ураза тотмаган кешегә ифтарга йөрү килешлеме?Журналист һәм алып баручы Әдилә Сәфәрова инстаграмда кызыклы сорау күтәреп чыккан. "Бер четерекле мәсьәлә күтәрәм, укыгыз. Рамазан ае бара, авыз ачу ашлары үтә (ифтар диләр). Кешеләрне кунакка чакыралар. Бар шундый категория кешеләр, ураза тота амыйлар", - дип яза ул. Санап та киткән. Аларга керә:
*өлкән яшькә җитеп, физик халәтләре аркасында тота алмаучылар
*авырулары булып тота алмаучылар
*көмәнле һәм бәби ашатучы ханымнар.
Менә ул кешеләр авыз ачу ашына барырга тиешме?
Бу сорауны Әдилә Сәфәрова "Ярдәм" мәчете имамы Рафис хәзрәткә биргән.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, хәзрәтнең җавабы болайрак:
- Якыннар, туганнар белән күрешү үзе үк саваплы гамәл. Чакыруга "ярар киләбез" дип җавап бирү сезне әдәпле кеше итеп күрсәтәчәк. Сезне чакырган кешегә дә сез кунакка килсәгез, ничек күңелле булачак. Шуңа күрә ураза тотмыйча да ифтар ашына бару мөмкин, әгәр дә сез "туганнар, кардәшләр" белән күрешәм дигән ниятне куясыз икән.
Чынлап та, дуслар. Коръән ашларын елга бер генә, Рамазан аенда үткәрүчеләр бар. Мин ураза тотмыйм дип өйдә калмагыз, йөрегез. Вәгазь тыңлау, Коръән тыңлау, "бисмилла" дип пешергән ашларны авыз итеп кайту үзе үк җанга рәхәт бирә торган саваплы гамәлләр. Иман белем аша ныгый, үсә. Шул сез барган ифтар мәҗлесләре дингә килүгә, намазга басырга бер этәргеч булып та куярга мөмкин.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|