|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2021 Сәясәт
Путин кушуы буенча балаларга тагын 10 мең сум түләнәчәк, әмма барысына да түгелРоссия Президенты Владимир Путин мәктәп укучылары һәм булачак беренче сыйныф укучылары булган гаиләләргә 10 мең сум түләргә тәкъдим итте. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу акчалар бер тапкыр түләнәчәк. "Хезмәт базары һәм гражданнарның реаль керемнәре яңадан торгызылачак, һәм без алга таба барачакбыз, ләкин әлегә бу проблемалар хәл ителмәде әле, һәм шуңа бәйле рәвештә мәктәп яшендәге балалар үсә торган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне ясарга тәкъдим итәм. Моннан тыш, бу чараны булачак беренче сыйныф укучыларына, быел укырга барачак балаларга да таратырга кирәк. Баланы мәктәпкә җыярга вакыт булсын өчен, август уртасында түләячәкбез", - диде Путин бүген Федераль җыенга юлламасында.
--- |
Иң күп укылган
|