|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2010 Сәясәт
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНЫҢ ЯРТЫСЫ ДИЯРЛЕК САЙЛАУЛАРДА ТАВЫШ БИРҮДӘ КАТНАШТЫТатарстанда тавыш бирү тыныч уза. Тавыш бирү актив бара. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин гаммәви мәгълүмат чараларына сайлау кампаняисе барышын шулай шәрехләде. 15 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан халкының яртысы диярлек сайлауларда тавыш бирүдә катнашкан (47 процент тирәсе).
Татарстан башкаласында сайлауга килүчеләр саны 30, 7 процент тәшкил иткән, Чаллыда – 45 процент, Әлмәттә – 47,17 процент, Түбән Камада – 30, 64 процент.
Татарстан Республикасы дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына депутат сайлау буенча Зәй бермандатлы 38 нче сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда бу округтагы гомуми сайлаучыларның 60 проценты катнашкан.
Республикада тавыш бирү вакытында җитди хокук бозулар күзәтелми, әмма ТР Үзәк сайлау комиссиясенә хокук бозулар турында шикаятьләр килә, дип ассызыклады ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
АЛИЯ САБИРОВА |
Иң күп укылган
|