|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2021 Әдәбият
“Адымнар” мәктәбендә Равил Фәйзуллин белән очрашу узды (ФОТО)Казанда берничә телдә белем бирүче (полилингваль) “Адымнар” мәктәбендә бүген Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Зур сәхнә тулысы белән диярлек урта һәм өлкән сыйныф укучылары хозурында булды. Алар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр; татар, рус, инглиз, француз, төрек телләрендә шигырьләрен укыдылар, җырларын яңгыраттылар. Очрашу ахырында Равил Фәйзуллин үз шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Кичәне оештыручылар: мәктәпнең уку-укыту мөдире Раилә Нуретдинова, татар теле укытучысы филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов һәм аның коллегалары. Әле үткән ел гына ачылган бу яңа мәктәпнең зур актлар залында мондый масштаблы әдәби чара беренче мәртәбә уздырыла. “Очрашу бик матур узды, күңелем булды”, - диде Равил ага Фәйзуллин “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.
--- |
Иң күп укылган
|