поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.04.2021 Мәдәният

Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие 75 еллыгын билгеләп үтте (ФОТО)

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие оешуга 75 ел тулуга багышланган тантаналы концерт булды.

Лекторий оештыру турындагы беренче рәсми документ 1945 елның 16 августында теркәлгән. Димәк филармонияңең иң олпат коллективының тарихын әлеге көннән исәпләргә нигез бар. Лектрийны оештыру идеясын Җәүдәт Фәйзи әйткән. Музыкаль-әдәби лекторийның максаты – киң катлам тамашачыларга классик музыканың югары үрнәкләрен, әдипләрнең әсәрләрен җиткерү, тамашачыларда сәнгати зәвык тәрбияләү.

Тантаналы кичәдә ясаган чыгышында Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Музыкаль-әдәби лекторий зур, тарихи юл узган, беркайчан да кыйбласыннан тайпылмаган, халыкка югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләрен җиткерүдә зур эш башкарган коллектив. Бүген бу сәхнәдә мэтрлар белән бергә яшь, талантлы башкаручылар да чыгыш ясый. Димәк – коллектив гел алга бара. Безнең чор музыка дөньясында үз урыны булган, заман белән бергә атлаган коллективка уңышлар телим», – дигән сүзләр әйтте.

Ирада Аюпова Лекторий артистларына дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырды. Солист-вокалист, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушей; солист-инструменталист, концертмейстер, Татарстанның халык артисты Роман Чуйнов; солист-вокалист, Татарстанның атказанган артисты Ригина Вәлиева; солист-инструменталист, М.Җәлил премиясе лауреаты Ильяс Камалов; солист-вокалист Гөлнара Байназарова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән; солист-инструменталист Дарья Леванова; солист-вокалист Оксана Шәйдуллина; солист-вокалист Дмитрий Босов – Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Юбиляр коллективка котлауларны Татар дәүләт филармониясе, Башкорт дәүләт филармониясе, күренекле сәнгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары җиткерде.

Концертта Дж.Пуччини, К.Сен-Санс, В.Монти, Р.Шуман,Г.Ильясов, Р.Яхин, А.Бабаджанян, Г.Свиридов музыкаль әсәрләре, Г.Тукай, С.Есенин шигырьләре яңгырады.

Юбилей уңаеннан «Филармонический музыкально-литературный лекторий» дип аталган китап чыкты. Китапның авторы – Лекторийның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев аны бу кичәдә тамашачыларга тәкъдим итте. Лекторий тарихын тирән өйрәнеп язылган китапка әлегә кадәр беркайда да басылмаган архив документлары, фоторәсемнәр дә кергән.

Кичә азагында китапны һәр тамашачыга, кунакларга, концертта катнашкан артистларга бүләк иттеләр.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»