|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2010 Ир белән хатын
ИРЛӘР НИГӘ КАБАХӘТ?Беркөн күптән күрешмәгән танышымны очраттым. Янәшәсендә бөтенләй чит хатын-кызны күрдем дә имәнеп киттем. Ул хатын кибеткә кереп киткән арада тиз генә сөйләшеп алдык моның белән. – Нәрсә, дус, тагын эзләнүдәмени? Күрәм, син тагын яңа хатын-кыз белән. Өйләнгәнеңә дә күптән бит инде. Ике балаң бар. Ни җитми соң сиңа?
– Яшермим инде, кайчан да булса кемгә дә булса тугрылык саклаган булсам, бары тик үземә генә. Кызганыч, әлбәттә, әмма бу – факт. Гөнаһлы инде мин. Үкенәм, әлбәттә. Нишлим соң? Барлык ирләр дә – сволочь! Хәтта психологлар да, социологлар да, биолог һәм этнологлар да ачыктан-ачык шуны раслый: "Хыянәт – ул закон бозу түгел, ә җир йөзендәге бер тереклек иясенең исән калырга тырышу чарасы гына". Әлеге чара без – сволочь-ирләрнең генында язылган. Моногамлылык – гомер буена бер генә тапкыр өйләнү – кешелек цивилизациясе тарихында расланган кагыйдә түгел, киресенчә, искәрмә генә.
– Акланмакчы буласың инде, хыянәтне гадәти әйбер итеп кабул ит димәкче буласың...
– Кеше табигатьтән ерак китте хәзер. Ул мәхәббәтне нәсел озайту хаҗәтеннән аерып чыгарды. Төп инстинктның нинди көчле булуына да карамастан, акыл һәрчакта да аннан көчлерәк булачак. Шулай булгач, хыянәткә цивилизацияле кеше күзлегеннән карарга кирәк.
– Анысы ничек була?
– Хыянәт ул – социаль-психологик күренеш. Аның сәбәпләрен ачыклап карыйк. Хыянәт итү куркынычы туйдан соң ук барлыкка килә. Ничек инде, дип миңа каршы чыгарга ашыкма. Беренчедән, чая, сөйкемле, гашыйк булган егет – гаилә башлыгына әверелә. Яңа роль дәртне суындырырга бик тә мөмкин. Чөнки бу очракта секс законлы күренешкә әверелә. Шунлык белән генә дә күп кенә ирләр өчен өйләнгәннән соң үз хатыны белән җенси мөнәсәбәткә керү кызыклыгын югалта. Икенчедән, кияүгә чыккан хатын-кыз сөйгән кыздан гаиләнең әнисенә әверелә. Нәкъ менә әнисенә шул! Һәм бу факт күп кенә ирләрнең аңында интим мөнәсәбәтләрнең ниндидер тыелган, ярамый торган эш икәнлегенә басым ясый башлый. Телисең, әмма ярамый.
– Булмаганны сөйләмә инде, ай-һай, уйлап чыгару сәләте көчле синең!
– Ну, ярар, бу киртәләрне хаталануларсыз гына үттең, ди. Әмма гаиләдә бала барлыкка килә. Монда артык аңлатма биреп торырга кирәк түгел, дип уйлыйм. Дәртләндергеч интим мөнәсәбәтләр турында 2-3 елга онытып торсаң да була. Хатын-кызның ир-атка карата игътибары кимү, бала тудырудан соң барлыкка килгән депрессия... Хатын-кызлар ирләргә бернинди дә мөмкинлек калдырмый диярлек. Ир-ат үзен артык итеп хис итә башлый һәм, әлбәттә инде, юанычны читтән эзләргә керешә. Ә анда...
Соңгы сәбәп – ир-атның яшь уртасына җитүе. Бу чор бигрәк тә куркыныч. Сизеп торасың: гомер үтеп бара, ә син әле берни дә эшләмәдең, хатын-кызлар белән дә юньләп диярлек рәхәтлекләрнең ни икәнлегенә төшенмәдең. Ә инде мондый уйлар белән күңел төшкән чакта берәр чибәре синең сәламеңә сәлам белән җавап бирсә, саламга булса да ябышасың...
– Чыннан да, сез – ирләр – сволочь, диюдән башка сүз калмый шул бу очракта. Хатын гаилә дип, балалар дип яши, ә сезнең уйда бары тик бер генә нәрсә...
– Әйе, безнең барыбызның да чын ирләр булып күренәсебез килә. Көчле булып, дәртле булып... Ирлегебезне итүнең иң үтемле чарасы секс аша тормышка ашырыла. Чөнки аның өчен күп акыл да, зур көч тә таләп ителми. Нәрсә генә әйтсәң дә, менә бусы – иң дөресе.
|
Иң күп укылган
|