поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
19.04.2021 Киңәш-табыш

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

19–25 апрель көннәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез:

Кучкар (21.03 – 20.04)
Шактый ук тырышырга, тир түгәргә, нерв күзәнәкләрен бетерергә туры килер. Аның каравы әҗере дә бик мулдан булыр. Хезмәттәшләрегез белән үзара мөнәсәбәтләргә килсәк, зирәклек, уяулык кирәк. Явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгез: сезгә ул килешми генә түгел, зыяны да булырга мөмкин.
 
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Ачуланышу, кемнедер эт итеп сүгү теләге уяныр. Төшенкелеккә бирелеп утыру ихтималы да юк түгел. Барысы да – язгы авитаминоз галәмәте. Яшелчәгә күбрәк өстенлек бирегез, һавада күбрәк йөрегез, башыгыздагы начар уйларны алып ташлап, ягымлырак, мөлаемрак булырга тырышыгыз, дип өйрәтә йолдызлар.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Хроник чирләр «баш калкытырга» мөмкин. Шуңа күрә сәламәт тормыш рәвешен алып барырга омтылыгыз. Ялга таба кесәгезгә байтак кына акча тамачак. Көтелмәгән җирдән! Әле тагын матди хәлегезне яхшыртуга өметләндергән әйбәт кенә хәбәрләр дә килеп ирешәчәк.
 
Кысла (22.06 – 22.07)
Ялгызлар эш урынында үлеп гашыйк булырга мөмкин. Вакытлыча мавыгу гына түгел, бәлки дәвамлы, ышанычлы, нык мөнәсәбәтләргә нигез салу бугай бу. Җитәкчесенең кәефсез чагына эләгеп, әйбәт кенә планнарын чәлпәрәмә китерүчеләргә куркасы юк: бик тиздән аларга бу тормышта тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылачак.
 
Арыслан (23.07 – 23.08)
Кызыктыргыч, әмма барып чыгуы икеле-микелерәк тоелып торган тәкъдимнәрдән баш тарту хәерле. Юкса авыр хәлдә калып, үкенеп бетә алмаска мөмкинсез. Беләсезме, бу чорда иң әйбәте нәрсә? Алны-ялны белмичә, бөтен көчкә эшләү. Муллык, иртәгесе көнгә ышаныч булдыру өчен хәзер нәкъ менә шулай кирәк.
 
Кыз (24.08 – 22.09)
Тормышыгызга көтмәгәндә генә үтеп кергән үзгәрешләр байтак кына чыгымланып алуга китерер, планнарыгызны тамырдан үзгәртер. Тик артыгын хафаланасы юк: иркен күңелле, юмарт булуыгыз нәкъ менә хәзер үзенең бик тә матур нәтиҗәләрен күрсәтер. Иң элек бу тирәгездәгеләрнең үзегезгә ярдәм кулы сузарга атлыгып торуында чагылыр.
 
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Акча мәсьәләсендә алга китеш көтелә. Өстәмә керем чыганаклары табылыр, премияләр булыр. Бу хәл көч-дәртегезнең артуына, искитмәле дәрәҗәдә күңел күтәренкелегенә китерер. Ә атна ахырында дәрәҗәле бер кеше белән танышу тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүгә юл ачар.
 
Чаян (24.10 – 22.11)
Күптәннән онытылып беткән танышларыгыз үзләренең барлыгын белдерәчәк. Их, бик вакытсыз!.. Җитәкчегез, эшегезне хуплап, мактау сүзләрен кызганмаячак. Ул гына да түгел, әйбәт кенә премия дә язачак. Атна ахырында килеп чыккан сәеррәк кенә бер хәл берәүнең чып-чын йөзен ачып салачак.
 
Укчы (23.11 – 21.12)
Атна башында икенең берсен сайлап алырга туры килер. Авыррак булыр, әмма бер дустыгыз хаталанырга ирек бирмәстер. Бердәнберегез эшендәге әйбәт кенә яңалыклары белән куандырыр. Ял көннәрендә алынган бер хәбәр матди хәлегезнең, ниһаять, яхшыруына өмет чаткылары уятыр.
 
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Атнаның беренче яртысында үз көчегезгә бик зур ышану барлыкка китерердәй бер хәл булып алыр. Шулай итеп, сез моңарчы күрелмәгән күңел тынычлыгы табарсыз. Якыннарыгызның җылы мөнәсәбәте дә моңа ярдәм итәр. Ләкин яңа танышларыгызга ышанып кына уңайсыз хәлдә кала күрмәгез. Күзләрен акча томалаган аларның…
 
Сукояр (21.01 – 19.02)
Җитәкчегезгә, дәүләт оешмаларына гозерегезне җиткерү өчен бик уңай чор. Сезне шәхси һәм эшлекле очрашулар, шулай ук әһәмиятле документлар рәсмиләштерү көтә. Белеп торыгыз: ныклык, уяулык һәм активлыгыгыз иң югары нәтиҗәләргә китерәчәк. Тик артка гына чигенә күрмәгез. Ярты гына адымга да!
 
Балыклар (20.02 – 20.03)
Мөнәсәбәтләрне бозарга теләмисезме? Шулай икән, бердәнберегезгә юл куегыз. Ә үзегез язга өс-башны яңарту, тышкы кыяфәтне тәртипкә китерү турында кайгыртыгыз. Беләсезме, сезгә нинди зур җиңеллек, рәхәтлек китерәчәк бу?.. Атна ахырында балаларыгызга кагылышлы бик шәп яңалыклар ишетерсез.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar