|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2021 Фаҗига
Суга төшкән таягын алам дип батып үлгәнКөннәр җылынуга, табигатьнең яшәрүенә сөенсәк тә, яз — табигать бәла-казалары да күзәтелә торган чор. Түбәнрәк урында яки елга буенда урнашкан авыллар язгы ташуны коты очып көтә. Быел кар күп яугач, ташуның бигрәк тә көчле буласын фаразладылар. Кызганыч, кайбер җирлекләрдә бу фаразлар чынга ашты һәм иң аянычлысы: бала үлеме белән бәйле фаҗига дә бар... Алабуга районының Иске Юраш авылында язгы ташу карарга дип килгән I сыйныфта укучы Артур исемле малай батып үлгән. — Күрәчәктер инде, 7 апрельдә 4 бала Юраш елгасындагы ташуны карарга төшкән, — дип сөйләделәр авыл җирлегендә. — Бу елга авылны икегә бүлеп тора. Артурның кулыннан таягы төшеп киткән дә, аны алам дип суга егылган. Бата башлагач, балалар олылар кебек ярдәм сорамый, үз эчләренә бикләнә икән. Фаҗигадән соң килгән психологлар шулай дип аңлатты. Артур су астына киткәч тә, болар ярдәм сорамаган. Берсе коткарам дип суга кергән, “торбага гына тотынып калдым” дип сөйләгән өйдәгеләргә, кешегә әйтергә курыкканнар. Баланың мәетен бер тәүлектән соң гына таптылар...
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|