поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2010 Җәмгыять

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ РЕСПУБЛИКАДА ҖЫЛЫЛЫК ҖИБӘРҮ БЕЛӘН БӘЙЛЕ КИМЧЕЛЕКЛӘРНЕ БЕТЕРҮГӘ БЕР АТНА ВАКЫТ БИРДЕ

Быелгы ягу сезоны башлануга 3 атналап вакыт үтүгә карамастан, республикада 8 ягу котельныйсы эшли башламаган, барлыгы 154 торак йортка, 2 мәктәп, 3 балалар бакчасы һәм 2 мәдәният учреждениесенә әлегәчә җылылык бирелмәгән.

Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады. Торак, социаль һәм коммуналь хуҗалык объектларының кышка әзерлеге “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы федераль законның үтәлешенә багышланган бу традицион киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе булды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

 

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сүзләреннән аңлашылганча, Казан белән Алабуга шәһәрләрендә объектларга җылылык җибәрүдәге проблемалар җылылык трассаларындагы яки торак йортлардагы җылыту системаларында эш тәмамланмауга бәйле. Аларда капиталь төзекләндерү һәм хисаплау приборлары кую төгәлләнеп җитмәгән. Авыл җирләрендәге йортларны яки социаль объектларны тулысынча җылылык белән тәэмин итүгә Газлаштыру фондының ике контурлы (җылылык һәм кайнар суга көйләнгән) мичләрне һәм блоклы-модульле котельныйларны урнаштыру эшләрен төгәлләмәве тоткарлый. Кайдадыр килештерү эшләренә, финанслауга соңга калып тотынганнар.

 

Президент бу җитешсезлекләрне хәл итү өчен җаваплы министрлык-ведомстволарга бер атна вакыт бирде. “Бүген 1700 фатирга җылы бирелмәгән. Бу нормаль хәл түгел”, - дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов. Президент бер атна эчендә бу проблема хәл ителмәгәндә, тиешле затларның җаваплылыкка тартыласын кисәтте.

 

ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев ягулык-энергетика комплексының ягу сезонына әзерлеге хакында хисап ясады. Аның белдерүенчә, энергетика компанияләренең төп эш юнәлешләре билгеләнгән, әзерлек эшләре тәмамлану этабында. “Генерация компаниясе” буенча 190 чара планлаштырылган булса, шуның 170 е үтәлгән. “Генерация компаниясе” предприятиеләренең әзерлеген тикшерү буенча график нигезендә эш бара. Ул 10 ноябрьгә калдәр дәвам итәчәк”, -ди министр. “Челтәр компаниясе” буенча планлаштырылган көзге-кышкы чорга әзерлек эшләрендә дә графиктан калышу юк.

 

Резерв ягулыгы запасына килгәндә, “Генерация компаниясе” буенча, 100 мең 300 тоннадан артык мазут (план 102 процентка үтәлгән), 53 мең 700 тонна - ташкүмер (136 процент) әзерләнгән. Сәнәгать предприятиеләренә пар рәвешендә әзерләнгән җылы кулланучыга килешүләрдә каралганча бирелә. Муниципаль кулланучыларга кайнар сулы магистраль үткәргеч торбалар тулысынча тоташтырылган. Илшат Фәрдиев сүзләренә караганда, бүген Чаллы, Түбән Камада барлык кулланучылар - халык, социаль өлкә һәм сәнәгать предприятиеләре тулысынча җылылыкка тоташтырылган. Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләрендә белем һәм тәрбия учреждениеләренә тулысынча җылылык бирелгән.

 

Министр кулланучының газ өчен түләве белән бәйле проблеманы да күтәреп чыкты. Билгеле булганча, бу өлкәдә муниципалитетларда бик катлаулы проблема килеп туган иде. Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән газ буенча түләүләрен график буенча алып бара башлаган инде. Ә менә Алабугада әле проблема кала. Ягу сезоны башына биредә кулланган газ өчен бурычлар 90 млн. сумлык җыелган булса, хәзер 35 млн. сумга кадәр кыскарган. Илшат Фәрдиев, бу бурычны 1 елга реструктурлаштыру мөмкинлеген карарга кирәк, дип саный.

 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, кулланган газ өчен вакытында түләү мәсьәләсе бик мөһим. Ул республикага каралучы “зәңгәр ягулык” лимитларын билгели. “100 процентлы түләүләрне тәэмин итү бүген төп бурыч”, дип ассызыклады Президент.


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА
Татар-информ
№ | 08.10.2010
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»