|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2021 Дин
Марат Әхмәтов имамнарга матур вәгазь сөйләү осталыгы мөһимлеген искәрттеТатарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов имамнарга татарча матур итеп вәгазь сөйләү осталыгы кирәклеген искәртте. «Мөхтәсибәт җитәкчесенә, имамнарга тел осталыгы кирәк. Татар теле матурлыгын да күрсәтә алабыз, шул ук вакытта, татарча сөйләшмичә, абруен да төшерә алабыз. Вәгазьләр сөйләргә өйрәтик. Матур вәгазь осталыгына өйрәнсеннәр дигән теләгемне җиткергән идем. Нәзарәт бу эшкә тотынды», — дип белдерде Марат Әхмәтов. Ул үзенең телне саклау буенча яңа вазифага билгеләнгәч, телнең байлыгын ничек сеңдерергә дигән сорау җавап эзләп, беренче чиратта мөфтигә мөрәҗәгать иткәнен искәртте, дип яза "Татар-Информ" МА, «Мөхтәсибәтләребезне, мәчетләребезне йөзләгән мең милләттәшләрнең иң зур аудиториясе дип саныйм. Бирегә килгән һәркем Аллаһы Тәгалә белән сөйләшергә килә. Телебез язмышы, киләчәге турында җиткерә алулары бик кирәк», — дип белдерде Марат Әхмәтов. |
Иң күп укылган
|