|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2021 Киңәш-табыш
Бройлер чебиләре токымнары“Росс 308” — тиз үсә, ике айда суярлык була. Аяклары озын түгел, әмма сөякләре киң, ите күп чыга. Мондый токымлы тавык йомырка да сала. “Кобб 500” — сары тәнле, тиз үсә, 45 көннән дә суярга ярый. “Кобб 700” — ботлары зур түгел, әмма түшләре киң. 1,5 айдан суярга мөмкин. Бу вакытка 2,5 кг авырлыкта булалар. “Бройлер 61” — авыруларга чыдамрак санала. 1,5 айлык чагында авырлыгы 1,8 кг га җитә.
“Бройлер-М” — 2 айда 1,9 кг була, күп дигәндә 3 килога кадәр үсә. 6 айдан соң тавык йомырка сала.
“Конкурент-3” — гәүдәсе нык, түше киң. 1,5 айда авырлыгы 2 кг га җитә.
“Арбор Айкрес” — диетик ит өчен үстерелә, җылылык ярата. 1,5 айда 2,5 кг була.
--- |
Иң күп укылган
|