|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2021 Матбугат
Танылган журналист Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафатКүңелсез яңалык килеп иреште. Журналист, "Курай" радиосы алып баручысы Габдерәхим вафат булган. Бу хакта "Акчарлак" газетасы хәбәр итә. "Авыр хәбәр: татар халкының талантлы, кабатланмас шәхесе, "Акчарлак" укучыларының яраткан журналисты, "Курай" радиосының алыштыргысыз алып баручысы - Габдерәхим вафат (чын исеме - Рөстәм Юнысов). Урының оҗмахларда булсын, Габдерәхим! Синең һәр сүзең, көләч йөзең безнең күңелләрдә!" - дип язалар газетаның инстаграм аккаунтында.
Габдерәхимне уникаль талант иясе дип атарга мөмкин иде. Аның үткен язмалары һәм эчкерсез, кайчагында хәтта провакацион рухтагы интервьюлары укучыларда зур кызыксыну уятты. Халык аның иҗатын яратып кабул итте.
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз...
--- |
Иң күп укылган
|