|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2021 Мәдәният
ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенең финалы узды (ФОТО)Бүген Халыклар дуслыгы йортында ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенең финалы узды. Финалга чыккан 41 катнашучы 4 номинациядә көч сынашты. Алар: халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры, инструменталь башкару. Татарстаннан гына түгел — Төмән, Башкортостан, Удмуртия, Екатеринбург, Әзербайҗан якларыннан килделәр артистлар да бар иде. Бу бәйгедә катнашыр өчен алар меңләгән километр узды. Алар арасыннан кем җиңәчәк? Ул исемнәрне 17 май көнне гала-концертта белеп булачак. Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты - халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларны зур сәхнәгә чыгару. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты. Конкурс лауреатлары Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Рәнис Габбазов (гран-при), Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Асаев, Азат Фазлыев, Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Зөлфирә Шәйдуллина, Сәйдә Мөхәмәтҗанова һәм башкалар бүген инде җыр сәнгатебездә әйдәп баручы башкаручылар. Ваһапов фестивале 17 ел эчендә милли мәдәниятнең иң мәшһүр брендларының берсенә әйләнде. Конкурсның дәрәҗәсе югары, таләпләре кырыс, программасы катлаулы булуга карамастан, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта. Беренче конкурска барлыгы 33 гариза килгән булса, 2021 елда гаризаларның саны 112 не тәшкил итте. Фестивальне Татарстан Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра. Идея авторы, җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры - Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Әхмәт улы Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|