|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2021 Җәмгыять
Ярым ялангач килеш подгузник киеп казанлыларны шаккаттырган шофер җәзага тартылган (ВИДЕО)Казанда Кремль астында дамбада видеога төшү өчен машинасын юлда туктаткан Мазерати йөртүчесен җәзага тартканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Социаль челтәрләрдә Кремль дамбасында уң як юл полосасында берничә машина, шул исәптән иң кыйммәтле, берничә миллион торучы Мазерати автомобиленең тукталып торуын төшергән видеоролик барлыкка килде. Кадрларда күренгәнчә, автомобиль янында бер төркем яшьләр басып тора, аларның берсе ярым ялангач, бары подгузник һәм аягына кроссовки кигән, бу хәлне күреп алган машина сөючеләр боларны төшереп алып, интернетка урнаштырганнар. Хокук сакчылары "кызыклы" кыяфәттә басып торган, Мазерати йөртүчесен ачыклый алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган. 23 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул әлеге гамәлен социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсенә видео төшерү максаты белән аңлаткан, янәсе нәкъ менә шуңа күрә дамбада туктап торган.
Хокук бозучыга полицейскийлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен берьюлы дүрт административ беркетмә язганнар. Хәзер подгузник киеп йөреп, машина сөючеләрне көлдергән Мазерати йөртүчесенә 12800 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча матбугат хезмәте башлыгы Рафаэль Сәгьдиев.
--- |
Иң күп укылган
|