|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2021 Фаҗига
7 яшьлек кыз балалар бакчасында наркотиклы конфет белән агуланганПетербургта хокук сакчылары 7 яшьлек кызның метадон белән агулануы сәбәпле, тикшерү эшләре алып бара. ТАСС хәбәр итүечә, кызга наркотиклы конфетны балалар бакчасында биргәннәр. Хәзер кыз кискен перораль агулану белән хастаханәгә озатылган. Аның хәлен табиблар авыр дип бәяли. Конфет турындагы хәлне табибларга кызның әнисе сөйләгән. Балалар бакчасында андый шикле конфет белән агулануның башка очрагы ачыкламаган. Кыз тәрбияләнә торган гаилә имин дип санала.
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|