|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда өйләреннән качкан малай белән кызны эзлиләрЧаллыда Валерий белән Ләйлә исемле ике бала әбиләренең беренче каттагы фатиры тәрәзәсеннән чыгып качканнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, гадәттән тыш хәл 14 апрель төнендә булган. Бу хакта Чаллының социаль челтәрләре яза. Балалар элемтәгә чыкмый, аларның кайда булуы тбилгесез.
Хәзерге вакытта полиция яшүсмерләрне эзли.
Валерий кара джинсы чалбардан, ак футболкадан, зәңгәр джинсы куртка һәм куе кызыл төстәге кроссовкидан булган. Ләйлә зәңгәр дижинсы чалбардан, кара курткадан һәм ак кроссовкидан.
Әлеге яшүсмерләрнең кайда булуы турында ни дә булса белүчеләрне полициягә хәбәр итүләре сорала.
--- |
Иң күп укылган
|