|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2021 Язмыш
Кәләш туена берничә сәгать кала үлгәнАнглиянең Саут-Йоркшир шәһәреннән Хлои Аски туена берничә сәгать кала күзләрен мәңгелеккә йома. Бу хакта "The Mirror" басмасы хәбәр итә. 2020 елның октябрендә 21 яшьлек кызда яман шеш ачыклана. Бу турыда белү белән сөйгән егете аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Аски берничә тапкыр химиотерапия курсы үтә. Быел февраль ахырынды операция ясата. Ләкин хәле генә уңай якка үзгәрми. Егет һәрвакытта да кызның янында була, ярдәм итә.
Аскины 9 апрельдә өенә кайтаралар. Көннәре санаулы гына калганын әйтәләр. Яшьләр вакытны сузмый, туй көнен 12 апрельгә билгели. Ләкин... кыз нәкъ шушы көнне – туйга берничә сәгать калгач якты дөньядан китә...
“Озак яшәмәячәк дип, табиблар әйтсәләр дә, тагын бераз яшәренә өмет иткән идек”, – дигән егетнең әнисе.
Әйткәндәй, әлеге вакыйгага охшаш хәл Даниядә дә булган иде. Анда баш мие яман шеше белән җәфаланган кәләш кияүгә чыга һәм рәсми никахка кергәннән соң 15 минуттан үлә. Бу аны соңгы теләге була.
Чыганак: https://lenta.ru
Фото: livekuban.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|