|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2021 Мәдәният
Камаллылар белән иҗади очрашулар узды (ФОТО)Бу атнада Камал театры артистлары белән берничә иҗади очрашу булды. Әйтик, Константиновка авылы клубында ТР атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров һәм Ришат Әхмәдуллин белән очрашу үтте. Казанның 80нче номерлы мәктәбендә исә актерлык осталыгы серләре белән ТР атказанган артистлары Фәнис Сафин, Алмаз Сабирҗанов уртаклашты. Ә үзенең туган ягы Тукай районы Мусабай авылы мәктәбендә Алмаз Гәрәев мастер-класс үткәрде. Пәнҗешәмбе көнне исә ТР халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, ТР атказанган артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Рамил Вәҗиев, шулай ук, Ирек Кашапов катнашында Яр Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче номерлы гимназиясендә иҗади очрашу үтте. Чарада 100дән артык кеше катнашты. Әлеге җылы очрашулардан фотомизгеләр тәкъдим итәбез.
--- |
Иң күп укылган
|