• 19.05 Иркә. Тормыш җилләре hэм "Бәйрәм" ансамбле. Ленин клубы. 19.00
  • 20.05 "Казан" бию ансамбле. КЦ Чулпан. 18:30
  • 22.05 Премьера "Бер бәхетле көн" (0+), Кариев театры, 13:00
  • 23.05 Премьера "Бер бәхетле көн" (0+), Кариев театры, 13:00
  • 14.06 "Җәлил" спектакле. Җәлил ис. опера һәм балет театры. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - спортчы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Казанда Ак Паннон токымлы куяннар сатыла.3ай ярымлык.тел.89172651334
  • Туй күлмәге сатыла. 42-44 размер. Бары тик 4 сәг. киелде. Казан, тел. 8 9093 067845
  • Бодай кирэк иде. Актаныш. 89372917054.
  • Эш эзлим (подъезд идэн, савыт саба юам) шалтыратыгыз 89376137655
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Ищу девушку к себе на подселение Оплата : 10000р всё включено Квартира расположена в Азино-1, ул. Закиева Тел: 89655873557
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • Казанда хозяйкадан гостиница яки бүлмә снимать итә.Риэлторлар борчымасын иде.89274823084
  • Казаннын Ибрагимов тукталышында кызларга бер булмэ арендага бирелэ. Автобус тукталышлары, кибетлэр якын. Комиссиясез. Бэясе 7 мен сум. +79179361290 (ватсап)

 
 

 
Архив
 

               

15.04.2021 Фаҗига

Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

Бер йортта – дүрт мәет. Аксубай бистәсендә яшәүче 50 яшьлек ир белән 57 яшьлек хатын, аларның 18 һәм 22 яшьлек авыру балалары бер көндә һәлак була. Әлегә үлемнең сәбәпләрен әйтмиләр. Урында тикшерүчеләр эшли. Гаилә сөрем газы белән агуланган дигән фараз бар.

Лодоркиннарны соңгы мәртәбә күршеләре ял көне күргән. Сишәмбе көне исә аларның үле гәүдәләрен кызлары Александра таба. Күршеләре аптырашта: ничек газ шартламаган, ничек йорт җимерелмәгән? Алар бу гаиләне бары җылы сүзләр белән генә искә ала. Вафат булган Валентина ханым белән Фоат Абдуллин әле берничә көн элек кенә сөйләшеп торган.
 
– Кеше ышанмаслык хәл бу. Күршебез Валентинаның беренче никахтан өч улы, икенче никахтан дүрт баласы бар иде. Алар белән бергә яшәүче балалар сәламәт түгел иде. Кешегә авыр сүз әйтә торган да гаилә түгел алар, – ди Фоат абый. – Валентина бик тыныч хатын иде. Гаиләсе өчен тырышты, балаларым дип яшәде. Еш кына кибеттән кайтканда очрый иде. Кулында һәрвакыт икешәр сумка булыр. Акчасы булганда түләп алды, бетсә, яздырып алып кайтыр иде. Бурычын пенсия алуга түләде. Шундый намуслы хатын иде.
 
Ире Викторның төп эш урыны булмаса да, вак-төяк эшләр тапкан. Салгаласа да, тавыш куптарып йөрмәгән.  Лодоркиннарның кызлары Александра кияүгә чыгып, башка урамда яшәгән. Әти-әнисенә дүшәмбе көнне дә шалтыратып караган, алар телефоннарын алмагач, килеп ишек тә шакыган. Аннары инде сишәмбе көнне тагын әниләрен эзли башлаган. Куркыныч хәл бардыр дип уйлап та карамаган.
 
– Ул көнне Александраны да күрдем. Аның кебек без дә начар уйламадык. Кыз ишекне озак шакыганнан соң, күршеләре аша әти-әнисенең өенә керергә булган. Мин ул чакта урамда идем. Ул баланың кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем. Бик авыр хәл. Балаларына сабырлык телим, – ди Фоат абый. – Әллә газ казаны сүндеме икән дип тә уйлыйбыз.  Нәрсә булгандыр инде, әлегә әйтүче юк. Тик ни булса да, өзелгән гомерләр кызганыч.
 
Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов районда матәм игълан иткән. Ике көн күңел ачу бәйрәмнәре уздырылмый тора.
 
– Бик кызганыч, авыр хәл. Бер гаиләне югалтык. Калган балаларына, туганнарына сабырлык телибез. Әлегә  тикшерү эшләре дәвам итә. Гаиләнең газ казаны да төзек булган. Аны 3 ел элек кенә алыштырганнар, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Әлеге гаиләне җирләү чыгымнарны үзебез күтәрәбез. Урыннары оҗмахта булсын!
 
Исегезгә төшерәбез: сөрем газының исе дә, тәме дә юк. Әмма аны сулау кеше гомере өчен куркыныч. Аның белән агулануны тиз генә белеп тә булмый. Ел саен Россиядә меңәрләгән кеше сөрем газыннан зыян күрә. Сөрем газы төрле ягулык янудан килеп чыга. Мәсәлән, нефть, газ, күмер, үзагач яну, эшләп торган машина, тәмәке төтене – барысы да сөрем газын китереп чыгара.
 
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга чакыра. Йортларда һәм фатирларда төтен йөри торган юлларны ябарга ярамавын, газ янган җирдә һава йөрергә тиешлеген искәртәләр.  Газ исе сизүгә, «04» телефонына шалтыратып, хәбәр итәргә, агуланучы кеше булса, «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.
 
Сөрем газы белән агулану билгеләре:
– баш авырта;
 
– күңел болгана;
 
– хәлсезлек сизелә һәм йокы килә;
 
– эч авырта;
 
– сулыш алу кыенлаша;
 
Ничек ярдәм итәргә?
Иң элек сөрем газы чыгуны туктатырга. Кешене ул урыннан алып чыгарга.
2. Ишек, тәрәзәләрне ачып җилләтергә, кысып торган киемнәрне салдырырга.                 3. Агуланучыга нашатырь спирты иснәтергә.
4. Пульсы һәм тыны юк икән, ясалма сулыш алдырырга һәм йөрәккә туры массаж ясарга.
Кайнар чәй яки каһвә бирергә.
Төп фото: pixabay.com

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.04.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (910282) / 15.04.2021 18:20:04

Бер кайда да эшләмәгән эчкече ирдән тагын 4 бала тапкан хатын "балаларны ничек үстерермен" дип уйламаган күрәсең.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar