поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.10.2010 Җәмгыять

ХУШЛАШМЫЙЧА КИТЕП БАРДЫ

Галим Альберт Яхин фани дөньядан бакыйлыкка китеп барды. Көтмәгәндә. Хушлашырга да өлгермичә. Ял итәргә яткан җиреннән. Иртән иртүк торып эшләгән дә ял итәргә яткан. Ятканда кулына китап алган. Шуны укырга күзлек кигән килеш мәңгелек йокыга талган.

Альбертны мин галим дип кенә алдым. Югыйсә ул журналист та иде, егерме елдан артык "Чаян" журналын җитәкләде. Аның кулында сатира һәм юмор журналы республикада иң мәртәбәле матбугат басмасы булды. Адәм рәтле яшәргә теләмәүчеләр аңардан куркалар иде. "Чаян" әллә ничә йөз меңнән артык тираж белән СССР буйлап таралды.

 

Альберт укытучы иде. Ул, Казан дәүләт университетында кафедра җитәкчесе булып, күп студентлар тәрбияләде. Соңыннан үзе теләп, үзенең хаклы булуын исбатлар өчен, авыл мәктәбендә укытты да. Соңгы елларда ул галим буларак татар әдәбияты дәреслекләре язды. Ул турыда соңрак тулырак итеп әйтелер, башта кайбер истәлекләр белән уртаклашасым килә.

 

Альберт белән мин Мәскәүдә театр училищесында укыган чакта таныштым. Шигырьләр яза идем. Шуларны Казандагы гәҗит-журналларга җибәрәм. Барысыннан да диярлек бер эчтәлекле җавап килә: "Каләмең өметле күренә, язуыңны дәвам ит".

 

Яза торгач, шигырьләрнең берсе "Чаян"да басылды. Шатлыгымның чиге булмады. Казанга, рәхмәт әйтер өчен "Чаян"га чаптым. Мине күзлек кигән берәү каршы алды. Кем икәнлегемне әйткәч, күзлеген салып карап торды да:

 

– Синмени инде ул шигырь артыннан шигырь язып безне интектерүче? Син үзеңнең кем икәнлегеңне дә язмыйсың. Мин сине бер карт графоман дип уйлаган идем, – диде. – Ярый инде, күңеле булсын, дип берсен бастырдык, ләкин әле ул шигырь түгел, – диде. Кәефем кырылганны күреп:

 

– Үпкәләмә. Язуыңны ташламасаң, әллә ниләр ишетерсең әле. Язу уен эш түгел ул. Мин әйткәнгә үпкәләми язуыңны дәвам итсәң, иҗат серләренә төшенсәң, егет булырсың, – диде. – Килеп йөр, – дип өстәргә дә онытмады. Шигырь язуны ташлап, кечкенә хикәяләр яза башладым.

 

– Менә хәзер синең белән егетләрчә сөйләшергә була, – дип аларны журналда чыгара башлады Альберт. Без якынайганнан-якыная бардык. Ул мине үзенең дуслары Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев белән таныштырды. Болар янында Илдар Юзеев та бар иде. Алар мине үз араларына алды. Эшкә өйрәттеләр. Очрашып, сөйләшеп утырулар һәрчак мәгънәле һәм кызык иде. Барысы да җор телле, төрттереп сөйләшә. Бу мәсьәләдә Альберт аерылып тора. Көтелмәгән сүз әйтеп сискәндереп куйган чаклары да була. Бу чакларда аңа үпкәләргә дә мөмкин. Ләкин берәү дә үпкәләми, чөнки күңелендә явызлык юк. Арада иң йомшак күңелле, җаны белән чын шагыйрь Илдар Юзеев һәрчак Альберт янында булды. Аны Альберт барыбыздан да яхшырак аңлый һәм бәяли иде. Минем Альберт Яхинга тартылуым аның туры сүзле һәм гадел кеше булуындадыр. Гаделлеге аркасында ул сәеррәк тә булып тоела иде. Мәсәлән, "Чаян"ның баш мөхәррире булганда, ул партиянең өлкә комитеты беренче секретаре Табеев янына ишекне киң итеп ачып керүче һәм бюро утырышларында даими катнашучы иде. Ләкин бу дәрәҗәдән Альберт аз гына да файдаланмады.

 

Торган фатиры кысан иде. Ниһаять, аңа дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Тик Альберт аңа күчмәде, квартираны үзеннән мохтаҗрак кешегә, журналда җаваплы секретарь булып эшләүче Мәгъсүм Хуҗинга биреп, үзе кешедән калган хрущевкага күчте. Шуннан аның җәсәден соңгы юлга озаттык. Бу фатирына да без сыя идек. Ачык йөзле хатыны Эльмира бәләкәй генә кухняда бөтерелеп аш әзерли, без педагогия институтында математика укытучы Нурулла Якушевның җырын тыңлыйбыз һәм аның: "Их, егетләр! Ат урлауның ләззәтен белмисез", – дип җилкенеп куюыннан тәмләп көләбез. Альбертның хатыны белән мөнәсәбәтләре дә үзенчәлекле. Тыштан караганда ул Эльмирадан көлә кебек, ләкин эчтән яратуы ярылып ята. Бервакыт Шәүкәтләрдә кунакта утырганда, тыныч кына ашап утырган җирдән Альберт: "Менә, Эльмира, кара, голубцының ите дә була аның", – дигәч, Эльмираның рәхәтләнеп көлүе әле дә күз алдымда. Эльмира Акчуриннар нәселеннән. Аксөяк нәселдән икәнлеге сизелеп тора. Аның Альбертны олылавы күпләргә үрнәк иде. "Альберт" дип матур итеп әйтүче хатынны күргәнем юктыр дисәм, Шәүкәт Галиевнең Фәридәсе бар – ул да иренең исемен аеруча матур итеп әйтә. Хатыннарны мактавым юкка түгел, алар үзләре белән гомер итүчеләрне зурлый икән, димәк, ирләре шуңа лаек.

 

Альберт юаш кеше түгел иде. "Чаян" журналының "клиентларын" аяп тормады. Үзе гадел кеше буларак, гаделсезлекне күрсә, дәшми калмады. Аңа тел тидергән кайбер язмаларны укыйм да, авторлары белән килешәсе килми. Өздереп әйтә алам: Альберт Яхин алдан әзерләнеп, мәкер белән кемгә дә булса явызлык эшләмәде, берәүне дә эзәрлекләмәде. Аны яратмаучылар булгандыр, әмма яратмаучылар үзләре дә әүлия булмагандыр. Кистереп үз фикерен әйтүне дә күпләр яратмый, тупас диләр, фәлән, диләр. Үзе дә кистереп сөйлә­шүче Аяз Гыйләҗев, мәсәлән, Альбертны хөрмәт итте. Югыйсә Альберттан аңа еш эләгә иде. Минем белән дә Альберт түти-түти уйнамады. Язганымны ошатмаса, туры бәреп әйтә иде, әмма берчакта да мыскыллы, рәнҗетерлек сүзләр ишетмәдем. Оятсызларны яратмады Альберт. Бервакыт, галим исеме йөрткән берәү турында сүз чыккач: "Ул исемне йөртергә ничек оялмый икән, ничек оялмыйча аны күтәрәләр икән, ул бит укыганда көчкә-көчкә өчкә укый иде", – диде. Инде мин Альбертның галимлегенә килеп җиттем. Әлбәттә, галим буларак ул әллә нинди зур исемнәр йөртмәде, филология фәннәре кандидаты гына иде. Ә эшләгән эше чын галим­нәрнеке иде. Ул әдәбиятны чын фәнни юл белән укытуны кат-кат исбатлады. Аның белән килешергә теләмәүчеләр күп иде. Алар Альбертны яратмадылар һәм яратмыйлар. Мин аларны гаепләргә җыенмыйм. Чөнки алар үз догмаларына чын күңелдән ышанып эш йөртәләр. Альберт яңалыкларын мин дә бөтен тирән­леге белән аңлап бетермим. Ләкин төгәл беләм: әдәбиятны элек укыткан кебек укытырга ярамый. Сүз татар әдәбияты турында гына түгел, тулаем Россиядә әдәбият укыту методикасы дөрес түгел дип саныйм. Берничә мисал. Мин, Толстойның "Война и мир" романын укымаган килеш үз гомеремдә өч сочинение язып, өчесендә дә бишле алдым. Дәреслекләрдә язылганны гына күчердем чөнки. Үзем уйлап мәшәкатьләнмәдем. Ә бит әдәбият образлар аша укучыны уйларга өйрәтергә, китапка мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Минем кызым белән оныгым икесе дә уйларга теләүләре өчен икеле алды. Берсе Горькийның "На дне" дигән пьесадагы Сатинны тунеядец дип атаганы өчен, икенчесе Грибоедовның "Горе от ума" әсәренең баш герое Чацкийны болтун дип әйткәне өчен. Сатин да, Чацкий да дәреслекләрдә әйбәт кешеләр итеп сурәтләнә. Укытучы, уйлый белүче укучыларның ялгышын әсәрне анализлап күрсәтәсе яки укучы белән килешәсе урынга, икеле куеп, мәсьәләне хәл итә. Альберт Яхин әдәбиятны укытуның яңа методикасы турында миңа бик күп аңлатты. Мин аның белән бәхәсләштем, сораулар яудырдым, ул хаклылыгын исбатлады, мин килештем. Килешергә мәҗбүр булдым. Чөнки ул хаклы иде. Аның хаклы булуын инде әдәбиятны укытучы күпләр аңлап укыталар. Искечә уйлаучылар да җитәрлек. Андыйлар миңа еш кына: "Сез бу пьесагыз белән ни әйтергә теләдегез?" – дигән сорау бирә. Минем ни әйтергә теләгәнем югыйсә – язганнарымда. Әдәбият укытучыларының шактые китап укымый. Китап укымаган укытучы ничек бүтәннәрне укырга өйрәтә икән, шуны аңламыйм. Хәер, аңлашыла – алар дәреслекләрдәге догмаларны кабатлау белән чикләнә.

 

Альберт белән хушлашу сүзләрен язганда читкәрәк китү бәлки артыктыр, әмма мин якын күргән кешемнең үзенең соңгы елларын нигә багышлаганын язганда, Альберт кебек кистереп әйтергә кирәк санадым. Чөнки Альберт Яхин дөньядан киткәч тә, аның исемен начар яктан төрләндерүчеләр табылыр. Альберт якын булган өчен генә түгел, чын галимне, туры сүзле кешенең исемен олылау – минем бурычым. Ул безнең белән хушлашмыйча китеп барды. Без дә – аны якын күрүчеләр – аның белән хушлашырга ашыкмый торыйк. Ул әле рухы белән безнең арада.

 

P.S. Альбертка бәйле тагын бер истәлекле вакыйганы язарга онытканмын. Берара мин "Чаян" журналында эшләп алдым. Ләкин фельетон язарга өйрәнә алмый интектем. Аптырагач, Альберт мине үзе белән бер авылга командировкага алып китте. Колхоз председателе өстеннән бик әшәке хат килгән иде. Барып төштек. Тотындык тикшерергә. Альберт хатның һәр җөмләсе буенча бөтенесен бөртекләп тикшерә. Ахырда хатның яла икәнлеге ачыкланды. Киттек хат авторы өенә. Тегенең сөйләшәсе килми. "Хатта язылган, бастырыгыз", – ди. Альберт бирешми, сораулар бирә. Ниһаять, автор яла язуы белән килеште. Председательгә үче булган икән. Альберттан гафу үтенде. "Зинһар, хатны ертып ташлагыз", – ди. "Истәлеккә калсын", – ди Альберт. Киткәндә колхоз председателе янына саубуллашырга кердек. Председатель ашап алырга чакырды.

 

– Ашыгабыз, – диде Альберт.

 

Юлда кайтканда:

 

– Нигә ашамадык инде, көне буе йөреп тамак ачты, – дим.

 

– Ярамый, – ди Альберт.

 

– Нишләп ярамасын, – дим. – Председательнең гаебе юк бит, – дим.

 

– Булмаса да ярамый. Без көне буе аны тикшереп йөрдек, өенә кереп ашап-эчеп утырсак, кешеләр ни уйлар? Начальство табыныннан ашаган журналистларга халык ышанмый, – диде.

 

Менә шундый максималист иде Альберт Яхин.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 202-203 | 08.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»