|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2021 Фаҗига
Өенә кайтып җитә алмаган
Бүген, 15 апрельдә, Башкортстанда җанөшеткеч фаҗига була. Сибай-Әлмөхәммәт автоюлының 1нче километрында 30 яшьлек хатын-кызның гомере өзелә. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, кызга аэропорттан өенә кайтырга кирәк була. 27 яшьлек танышы аны кайтарырга тәкъдим итә. Ләкин “Митсубиши Каризма” руле артындагы егет идарәне югалта һәм машина юлдан чыгып оча.
Водитель дә, пассажир да бик күп тән җәрәхәтләре ала. Кызның җәрәхәтләре яшәүдән көчлерәк була, күрәсең: ул урында җан бирә... Егетне авыр хәлдә дәваханәгә озаталар.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.
Чыганак: bash.news
Фото: bash.news
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|