|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2021 Криминал
15 ел күрешмәгән кыз әтисен үзенә гашыйк иткән. Хәзер икесе дә төрмәдәАвстралиянең Квинсленд штатында 20 яшьлек кыз 47 яшьлек әтисен үзенә гашыйк иткән. Нәтиҗәдә, икесе дә бу хәл өчен төрмәгә эләккән. 2019 елда 15 ел күрешмәгән әти һәм кыз Facebookта аралаша башлаган. Тиздән аларның язышуы җенси эчтәлек ала. Прокурор сүзләренчә, моның кем башлангычы белән булганлыгы ачык түгел.
Нәтиҗәдә, ир һәм аның кызы очрашырга карар кылганнар. Ир кызы янына Ипсвич шәһәренә килә дә аны Голд-Кост шәһәренә алып китә, анда алар кунакханәдә бер номерда очраша. Очрашу вакытында пар ике тапкыр җенси мөнәсәбәткә керә. Судья билгеләвенчә, бу хәлнең инициаторы кыз үзе булган.
Бу очрашудан соң кыз яңадан әтисе белән күрешергә планлаштырган. Шулай ук ул аларның хатларының скриншотларын апасына җибәргән.
12 апрельдә ирне бер елга төрмәгә утырттылар. Кызы инде ул вакытка рәшәткә артында булган: 2020 елда аны өч елга утыртканнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|