|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2021 Җәмгыять
Агафья Лыкова кызыктырырлык тәкъдимнән баш тартканСебердә ялгызы яшәүче билгеле Агафья Лыкова Мәскәүгә күченүдән баш тарткан. Бу хакта митрополит Корнилий хәбәр итә. Ул моны әтисе Карп Лыков васыяте белән аңлаткан. Хатын сүзләренчә, әтисе Агафья өен ташлап киткән хәлдә һәлак булачак дип фаразлаган. Хәзер, Корнилий сүзләре буенча, Лыкова “христианнар яшәргә тиешле тормыш белән – хезмәттә һәм догаларда – яши”.
10 мартта Агафья Лыкова билгеле җәмәгатьче Олег Дерипаска ярдәмендә төзелгән яңа йортка күчкән иде. Йортны узган елның декабрендә төзи башлаганнар. Агафья үзе эшкуарга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Лыковларның заимка биләмәсенә барып җитү бик катлаулы булгач, йорт этаплап төзелгән. Төзелеш срокларын кыскартыр өчен, агач йортны тәүдә Абаканда җыйганнар. Бүрәнәләрен номерлар сукканнар һәм Лыкова заимкасына илтер өчен, бураны сүткәннәр.
Йорт төзелешендәге иң авыр этап – такталар һәм башка агач материаллар китертү. Өч машина һәм тракторга салып, бүрәнәләрне Ада елгасы буендагы ял итү базасына китергәннәр. Арытаба төзелеш материалларын аэрокөймәләрдә илткәннәр. Бөтен агач материалларын Лыкова заимкасына илтеп җиткерер өчен шундый 18 рейс таләп ителгән. Чөнки сал нибары 1,5 тонна материал сыйдыра ала.
Агафья Лыковага — 76 яшь. Ул ялгызы, кешелек цивилизациясеннән еракта, аерымланып яшәүне хуп күрүче староверлар (христиан динендә иске дин кешесе) гаиләсендә туган. 1930 еллар ахырыннан алып Лыковлар гаиләсе цивилизациядән тулысынча аерымланып яшәгән. 1946 елдан соң Лыковлар Еринат елгасы (Абакан агымы) ярында даими яши башлый. Агафья Лыковага массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән күп кенә публикацияләр багышланган.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Илья Питалев / РИА Новости
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|