|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Биектауда бер ир күршесен һәм аның баласын үлемнән коткарганБеренчел мәгьлүматларга караганда, янгын чыгуның сәбәбе-электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Ир-ат янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнне көтеп тормаган һәм ярдәмгә ташланган. 11 апрельдә төнге 2.26 сәгатьтә республиканың Биектау районы Шигали авылындагы Грибный урамында йорт янган. Торак йортта чыккан янгынны беренче булып күршеләре күреп алган, нәкъ менә алар янгын сүндерүчеләрне чакырткан да.
Әмма күршеләрнең берсе коткаручылар килгәнне көтеп тормаган - ут телләре камап алган йортка кереп 45 яшьлек хатын һәм аның 10 яшьлек баласын коткарган. Ир-ат баскыч тапкан, аны икенче катның тәрәзәсенә терәгән һәм кешеләрне коткарырга ярдәм иткән.
- Янгынның гомуми мәйданы 29 квадрат метр тәшкил итте, - дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. - Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.an
--- |
Иң күп укылган
|