поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.04.2021 Дин

Казанда Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайланды (ФОТО)

Бүген, шәгъбан аеның 30-нчы көнендә (12 апрельдә) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы VIII Корылтае узды. Корылтайның көн тәртибендәге мәсьәләләр булып Татарстан Мөфтиен һәм Баш казыен, шулай ук Мөфтинең беренче урынбасарын сайлау, Нәзарәтнең үткән 4 елда башкарылган эшчәнлегенә йомгак ясау һ.б. торды.

Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, РФ һәм ТР Президентлары Аппаратлары вәкилләре, министрлар, эре оешма җитәкчеләре, район һәм шәһәрләр башлыклары, республиканың 1500 имамы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Корылтай беренче тапкыр “Казан Экспо”га җыелды.

Корылтайның тагын бер мөһим өлеше – Нәзарәт казанышлары күргәзмәсе булды. Күргәзмә “ӘМАНӘТ” дип аталучы концепция кысаларында төзелде. Корылтайда катнашучыларны шушы сүзне барлыкка китергән зур хәрефләр перспективасы каршы алды. Һәр хәреф мөфтиятнең бер эш юнәлешен чагылдырды:

Әл-Коръәнне өйрәнү

Мәгариф һәм фәнне үстерү

Алтын мирасны барлау һәм өйрәнү

Нәсихәтләр бурычын үтәү

Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту

Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау.

Шулай итеп, мөфтиятнең алдагы 4 елда башкарган эшчәнлеген җыеп, шартлы рәвештә “ӘМАНӘТ” сүзе белән атап булыр иде. Күргәзмә әлеге символик фикерне гәүдәләндерә. Аның эчтәлеге белән теләгән һәркем танышты. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны күргәзмә аллеясыннан республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата барды.

Корылтай эше Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Беренчеләрдән булып делегатлар һәм кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде:

– Мөфтияткә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Диния нәзарәте тарафыннан нинди зур эшләр башкарылганы күренә: күпме китаплар чыккан, халыкны укыту башкарылган... Алда Татарстан күләмендә генә түгел, бөтен Россия күләмендә 2022 ел бик зур тантаналы чара – Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы. Бу эштә безне Президентыбыз В.В.Путин хуплады. Мин уйлыйм: бу эшне без матур итеп бергә башкарып чыгарбыз. Минем тарафтан, хөкүмәт, парламент тарафыннан бөтен планлаштырган эшләребезне бергә-бергә матур итеп эшләрбез. Сезгә һәммәгезгә дә исәнлек, хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Шулай матур итеп очрашырга насыйп булсын, – диде ул.

Соңыннан сүз Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул үз чыгышында үткән 4 ел дәвамында башкарылган эшчәнлеге турында хисап тотты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышының төп өземтәләрен тәкъдим итәбез.

Коръәнне өйрәнү

Коръәнне өйрәнү соңгы 4 елда Нәзарәт эшчәнлегендә иң мөһим юнәлеш булып торды. Мөфтият Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрен кайтарды, мөселман дөньясында Коръән бастыру буенча эксперт буларак танылды һәм Коръәннең асыл мәгънәләрен аңлау өчен илебездә ышанычлы нигез булдырды. Шулай итеп, хәзер Татарстанда хак Исламның алдагы үсеше өчен ныклы нигез бар. Бу өлкәдә конкрет казанышлар мондый:

Мөфтият 2017 елда Россия тарихында беренче тапкыр халыкара стандартларга туры килә торган Коръән китабын бастырды. Бу хакта Шәһадәтнамәне Сүриянең вакфлар министрлыгы бирде.

Шәһадәтнамә бирелгәч, яңа “Казан басмасы” мөселман дөньясында зур кызыксыну уятты: ул Төркиядә, Үзбәкстанда һәм Белоруссиядә бастырылды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исә 2019 елда Изге Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәге (DIHQA) тарафыннан Коръән бастыру өстендә эшкә җәлеп ителде. Комиссия эшендә «Казан басмасы»ның өч – 1803, 1914 һәм 2016 еллардагы чыгарылышлары кулланды

Нәзарәт Коръәннең асыл мәгънәләрен аңлату өчен дә Россиядә тулы бер база булдырды. Сүз "Калям Шариф. Переводы смыслов" һәм "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмалары турында бара. Бу ике фундаменталь хезмәт – мөфтиятнең үз тарихында Коръән мәгънәләрен үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре.

Тәрҗемәләр, китап буларак кына түгел, ә аудиоверсия, Коръән каләме, Коръән лампасы һәм бушлай мобиль кушымталар рәвешендә дә дөньяга чыкты.

Узган дүрт елда Нәзарәт республика өчен Коръән буенча кыйммәтле кадрлар да әзерләп өлгерде. 2018 елда Ливандагы әл-Җинан университетында Россия өчен Коръәннең 10 кыйраәте буенча беренче белгеч – Рушан хәзрәт Йосыпов, белем алып, Татарстанга кайтты. Бүгенге көндә Татарстанда тагын шундый бер белгеч эшли – ул Әхмәт хәзрәт Ибраһимов.

2020 елда, шушы хәзрәтләрне җәлеп итеп, Нәзарәт Коръәннең 10 кыйраәте буенча белгечләр әзерләү курсларын да башлап җибәрде. Димәк, тиздән республикада гыйлемле Коръән-хафизлар эшли башлаячак.

Мәгариф һәм фәнне үстерү

Соңгы дүртъеллыкта Татарстанда мөселман мәгарифе күпбаскычлы система буларак формалашып бетте: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсәләр – югары уку йортлары - БИА. Хәзер республикада дини гыйлемне Ислам нигезләреннән алып академик дәрәҗәгә кадәр эстәү мөмкинлекләре булдырылды:

2017 елда Болгар ислам академиясе ачылды

2018 елда Әлмәттә - “Нур” татар-мөселман мәктәбе, Балтачта “Ярдәм” мөселман пансионаты ачылды

2019 елда Чистайда - “Камалия” үзәге, Норлатта Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәге, Яшел Үзәндә мәдрәсә бинасы ачылды

2020 елда Алабугада “Ихсан” мәктәбе ачылды

2021 елда беренче татар онлайн-мәдрәсәсе ачылды

Бүгенге көндә Татарстанда мәчет каршындагы курсларда ислам нигезләре буенча белем алучылар саны 15 меңгә якынлашты. Аларга 1500 дән артык укытучы белем бирә. Татарстанда 2 мөселман мәктәбе, 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 240 укытучы хезмәт куя һәм 4000 нән артык шәкерт белем ала.

Моннан тыш, Диния Нәзарәте фәнни үзәк дәрәҗәсендә дә үз эшен дәвам итте. Бу аеруча фәтвалар чыгаруда, исламның классик ядкәрләрен тәрҗемә итүдә, фундаменталь хезмәтләр әзерләп бастыруда, республикада Хәнәфи мәзһәбе һәм татар-мөселман традицияләрен саклау өчен теоретик механизмнар эшләүдә чагылды:

2017-2021 елларда рус телендә -173 фәтва, татар телендә 161 фәтва чыгарылды

“ТР МДН имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” эшләнде

Россиядә беренче тапкыр Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабы һәм легендар “Алты Бармак” китабы русчага тәрҗемә ителеп бастырылды, Ш.Мәрҗанинең алты томлык әсәрләре җыентыгы һ.б. чыкты

9 дәреслек әзерләнде.

Татар дини мирасны саклау һәм өйрәнү

Бу эш түбәндәге юнәлешләрдә бара:

Иске татар дини китапларны эзләү, цифрлаштырып мәңгеләштерү һәм дөньяга ачу - Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды соңгы 4 ел эчендә 1918 елга кадәр чыккан 1200 китап белән тулыландырылды. Бушлай китапханәдә барлыгы 1300 иске китап бар. Аларны бушлай укырга һәм йөкләп күчереп алырга мөмкин.

Татар дин галимнәренең фәнни хезмәтләрен бастыру – хисап чорында “Хозур” нәшрияты халкыбызның күренекле хәзрәтләре иҗат иткән 44 исемдәге китап бастырды. Аларның гомуми тиражы 38 350 данәгә җитә.

Татар дини мирасы буенча гарәп телендә фәнни эшләр язу – Нәзарәт хәзрәтләрне Болгар ислам академиясенә укырга шушы максатны күз алдында тотып җибәрә. Татар дини мирасы буенча БИАда 4 докторлык һәм 2 магистрлык диссертацияләре якланды

Татар дин галимнәренең исемнәрен популярлаштыру – 30-лап фәнни-гамәли конференция үткәрелде, 2 документаль фильм төшерелде, галимнәр рухына ел саен җәмәгать белән дога кылынды.

2017 елда Казан Кремлендә Нәзарәт тырышлыгы белән татар ханнарының җәсәдләре җир куенына иңдерелде.

Нәсихәтләү һәм дәгъвәт эшчәнлеге

Хисап чорында дәгъвәт эше нәзарәттә берничә юнәлештә алып барылды:

Китаплар нәшер ителде - 2017 елдан “Хозур” Нәшрият йортында 163 исемдәге китап бастырылды. Аларның гомуми тиражы 361 285 данә тәшкил итә. Китапларны https://huzurshop.ru/ сайтында читтән торып сатып алырга мөмкин.

Массакүләм мәгълүмат чараларында дәгъвәт алып барылды - 2017 елдан башлап “Хозур” нәшрият йорты Россиядә иң эре мөселман медиахолдингларның берсенә әйләнде: 2018 елда “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады (ул бүгенге көндә Интернет челтәрендә һәм илнең 9 төбәгендә күрсәтә, «Islam-today.ru» - Россия һәм БДБ илләрендәге иң зур мөселман интернет-порталы, аны аена 2,5 млн кеше кереп укый, “Азан” мөселман радиосы – аны тәүлегенә 10 мең кеше тыңлый, “Шура” журналы, «Умма», «Дин вә мәгыйшәт» газеталарының гомуми тиражы 416 000 данә тәшкил итә).

Интернет челтәрендә нәсихәт бирелде - социаль челтәрләрдә – 41 аккаунт, аларга 2 миллионнан артык кеше язылган; 10 түләүсез мобиль кушымта эшләнде: “Хузур ТВ”, “Куръан", "Намаз вакытлары", "Время намаза", «Азан радиосы», "Халяль-Гид", "Гыйбадәте исламия", “Татар мәдрәсәсе”, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”, “Калям Шариф. Перевод смыслов”.

2017 елдан бирле Татарстанда 78 мәчет ачылды

2019 елда “Даруль ифта” беренче бушлай федераль номерлы мөселман сall-үзәге эшли башлады

2018 елдан бирле “Ислам. Беренче адымнар” проекты кысаларында 637 кеше намаз укырга өйрәнде

Динара татулыкны саклау: 2017 елда Диния Нәзарәтенә БМО каршында Консультатив статус бирелде; Нәзарәт чит илләрдә, шул исәптә Ауропада иминлек һәм хезмәттәшлек буенча Оешма (ОБСЕ) утырышларында, тату динара мөнәсәбәтләрне урнаштыру буенча эксперт буларак җәлеп ителә; terrora-net.ru адресы буенча урнашкан «Ислам против террора» порталы эшләнде; «Ислам без стереотипов», «Сирия.Билет в один конец», «Путь в никуда» дигән документаль фильмнар әзерләнде; төрле дин вәкилләре арасында спорт ярышлары уздырылды.

Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту

Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту эше аеруча яшьләр арасында барды, хәйриячелектә чагылды һәм төрмәләрдә башкарылды.

2017 елдан башлап яшьләр өчен барлыгы 50 проект тормышка ашырылды: 1000-нән артык кешелек волонтерлар хәрәкәте оешты; мөселман яшьләренең 8 Кышкы һәм Җәйге форумнары; ислам турында популяр темалар буенча ачык Лекторийлар һәм бәхәс клублары эшләде; яшьләрнең 3 социаль стартап проектлары тормышка ашырылды; сәләтле яшьләрне сайлап алу өчен ел саен “Таян Аллага” әдәби бәйгесе, “Яшь вәгазьче” бәйгесе уздырылды, ТР Мөфтие стипендияләре тапшырылды; сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләнде – Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча ярышлар, Диния Нәзарәте Кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча республика ярышлары оештырылды.

Хәйрия эшчәнлеге: “Зәкят” хәйрия фонды 300-гә якын авыруның дәвалану курслары өчен түләде; 2017 елда авыру балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” социальләшү үзәге ачылды; 2019 елда Казанда инвалид балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдырып тору Үзәге ачылды; Республикакүләм ифтарда 2017-2018 елда –10 мең, 2019 елда –15 мең, 2020 елда 30 мең кеше катнашты; 2017 елдан башлап сукбайлар өчен даими хәйрия ашлары уздырыла (көн саен 500 мохтаҗ кайнар аш белән тәэмин ителә); 4 ел эчендә, шул исәптә Рамазан айларында һәм Корбан гаетләрендә, 10,6 мең мохтаҗ гаилә ризык җыелмалары һәм ит белән тәэмин ителде; Татарстанда гошер җыю гадәте кайтарылды һәм 4 ел эчендә мохтаҗларга 2,8 мең тонна ризык таратылды.

Җәзага тартылган мөселманнарны тәрбияләү: Татарстанның барлык колонияләрендә мәчетләр яки намаз уку бүлмәләре булдырылды; аларда махсус әзерлекле 10 имам эшли һәм «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тәэмин ителә; тоткыннарга вәгазьләр укыла, дин белән бәйле сорауларга җавап бирелә, дини бәйрәмнәр һәм бәйгеләр оештырыла.

Туган телне һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау

Туган тел – Аллаһтан әманәт. Шушы нәсихәт Нәзарәтнең соңгы 4 ел дәвамындагы эшчәнлегендә кызыл җеп булып сузылды:

2019 елда “ТР МДН имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” эшләнде. Ул Татарстанда татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау механизмы булып тора

Махсус мәктәпләр ачылды: 2019 елда - Әлмәттә “Нур” татар-мөселман мәктәбе, 2019 елда – Балтач районында малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, 2020 елда - Алабугада “Ихсан” мәктәбе

2021 елда беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлады

100 мәчеттә татар теле курслары оештырылды

“Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде

Мәчетләрдә татар телле мохит тудырылды: вәгазьләр татар телендә сөйләнә; балалар һәм яшьләр өчен татар телендә эш алып баручы кышкы һәм җәйге каникуллар оештырыла; халыкка дини консультацияләр татар телендә бирелә; барлык чаралар татар телендә уздырыла; эш кәгазьләре һәм үзара эшлекле мөнәсәбәтләр татар телендә алып барыла.

Татарлар арасында милли-дини үзаң тәрбияләү: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасында милләттәшләргә махсус мөрәҗәгать белән чыкты; Россия төбәкләрендә татарлар белән очрашулар оешытырылды; “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” белән “китаплы рейслар” милләттәшләргә тарату өчен 15 мөфтият һәм милли оешмага җибәрелде

Үзенең чыгышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт шушы эшләрне башкаруда ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелеге, имамнар, район һәм шәһәр башлыкларына, иганәчеләргә, министрлыкларга, ведомстволарга, дәүләт оешмаларына рәхмәтен белдерде.

Корылтайда катнашучыларны сәламләп, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шулай нәзарәткә рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерде:

– Мөхтәрәм җәмәгать, безнең милләтебез өчен динебездән башка рухи кыйблабыз юк. Ул – безнең иң зур кыйммәтебез дә, рухи кыйблабыз да. Мин бик сөендем: мөфтиебез үз чыгышында мөкатдәс әманәтләр исемлегендә безнең туган телебез язмышын да атады. Ә менә инде Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенә җитәкче булып килгәндә, миңа һәрдаим эзләнергә туры килә, чөнки элекке хезмәт-вазыйфам аның белән бәйле түгел иде. Менә бу яңа вазыйфалар буенча халкыбыз, милләттәшләребезнең күңеленә, йөрәгенә ничек итеп керергә соң, ничек итеп телнең байлыгын, әдәби матурлыгын, аңа булган рухи ихтыяҗны ничек сеңдерергә соң дигән сорауга җавап эзләп, мин, иң беренче чиратта, мөфтиебез янына килдем. Безнең бик матур берничә очрашу үтте, киңәшләштек. Мин, чыннан да, үзебезнең мөхтәсибәтләребезне, мәчетләребезне һәм анда йөри торган йөзләгән мең милләттәшебезне иң зур аудитория дип саныйм. Халык белән аралашу өчен моннан да зуррак аудитория юк. Чөнки бирегә килгән кеше үзенең аңын, күңелен чистартырга, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшергә килә. Үзенең кыйбласын эзләп килгән кешеләр бит инде алар. Бу очракта безгә урыннарда эшли торган имамнарыбызның халкыбызга үтемле итеп телебез язмышы, аның киләчәге турында җиткерә алулары бик кирәк. Беренче чиратта, мөхтәсибәт җитәкчесеме, мәхәллә җитәкчесе буларак имаммы - аларның тел осталыгы бик кирәк. Туган, татар телебезнең матурлыгын да без сезнең белән бергә күтәрә алабыз, сөйләшә белмичә, татар теленең матурлыгын да төшерә алабыз. Менә шуңа күрә дә беренче үтенечләремнең берсе мөфтигә шул булды: без имамнарыбызны тел, вәгазь осталыгына өйрәтик әле, тыңлаучының да күңеленә үтеп керерлек матур вәгазь осталыгына өйрәнсеннәр әле дигән теләк белдергән идем. Бу очракта Нәзарәт безне ишетте. Һәм бу эш алып барыла. Киләчәктә без мәхәлләләргә йөри торган милләттәшләребезгә телебезнең матурлыгын, тирәнлеген, күбрәк итеп, үтемлерәк итеп сеңдерә алырбыз дип уйлыйм. Диния нәзарәте киләчәктә дә телебез язмышына олы хезмәт итә ала. Мөфтинең чыгышында күрдек ки, халык белән эшләү өчен бихисап зур, заманча технологияләр белән җиһазландырылган инфраструктура булдырылган. Әлбәттә, бу халык белән, милләттәшләребез белән элемтә дигән сүз. Мин бик ышанам, киләчәктә без сезнең белән телебезнең матурлыгын, нәфислеген, әдәбилеген күрсәтә алырбыз.

Көн тәртибендәге ТР Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде һәм ул делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды. Камил хәзрәткә 36 яшь, ул – Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, БИА докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе, ТР мөселманнары Диния нәзрәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.

Нәзарәтнең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелде һәм ул шулай ук делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды.

Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары итеп “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды.

Съезд җәмәгать белән намаз укып тәмамланды. 1500 имам Камил хәзрәткә ияреп өйлә намазын башкарды.

 

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»