поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.04.2021 Хәвеф-хәтәр

Язгы ташу: бакчаларда көймә белән йөзәрлек (ФОТО)

Ике көн дәвамында яңгыр яву, җылыту карны тиз эретте. Ялларда әле тегеннән, әле моннан су күтәрелде, су керә дигән хәбәрләр ишетелде. Елга сулары күтәрелеп, күп кенә йортларны су басты. Интернет киңлекләрендә шуларны чагылдырган видеолар йөри башлады. «ВТ» хәбәрчесе язгы бәлагә тарыган кешеләр белән элемтәгә чыкты.

Лаеш районында урнашкан «Озерная Долина» коттедж комплексын су баскан дигән хәбәр таралган иде. Столбище җирле үзидарәсе белән элемтәгә кердек.
 
– Дөрестән дә, «Озерная Долина»да җомга көне су басу күзәтелде. Әмма ситуацияне тиз хәл иттек. Трактор чакыртып чокыр казыттык. Шуннан соң су  кимеде, проблема хәл ителде, – диде җирле үзидарә сәркатибе.
 
Мамадыш районының Күк Чишмә авылындагы күперне дә су баскан, халык беркая бара алмый, дип хәбәр иткәннәр иде. Баксаң, бу хәбәр дөреслеккә туры килеп бетми икән.
 
– Интернет заманы шулай итә ул. Ташу вакытында су күпергә җитү яңалык түгел инде. Моннан әллә нәрсә ясамаска кирәк, – диде Усали җирле үзидарәсе башлыгы Альмир Зиатдинов.  – Күк Чишмә күперенә килгәндә, анда яшәүчеләр өчен тагын бер күпер бар. Анысын су басмый. Әлеге хәбәр ишетелүгә шул авылга бардык. Дөрес, әлегә машина белән кереп булмаса да, җәяү йөрерлек. Кар эреп бетүгә, машина белән дә кереп булачак. Өлкәннәргә нәрсә кирәк, шуны алып килеп бирәбез. Авыл эчендәге йортларга бер тамчы су кермәгән. Алар тау башында утыра. МЧСка да фотолар төшереп җибәрдем. Безнең районда гомер буе  йортлары су астында калган Вахит авылы да бар. Менә анда хәлләр мөшкел. Кеше өенә дә керә алмый.
 
 Арча районының Кәче авылында исә, күперне су баскач, авыл икегә бүленә икән. 70 хуҗалык бер якта кала. Халык, һәр елны шушындый хәл күзәтелә, ди.
 
– Күперне су баскач, йөрер өчен башка юлын ачып куябыз. Машиналар төшеп китмәсен, кермәсен өчен кизү торабыз, – ди Кәче авылы җирлеге башлыгы Радик Шәһиәхмәтов.
 
Мөслим районының Сикия авылыннан да йортларны су баса дигән хәбәр килеп ирешкән иде. Чынлыкта исә, ул җәен ял итә торган йортлар икән. Алдан хәстәрен күрмәгәннәр, су китсен өчен юл ярылмаган, диделәр.
 
Бер авызы пешкән кеше өреп каба. Кайбыч районының  Борындык авылында яшәүче Роза Саттарова шикелле. Ул инде март аенда ук өйдәге әйберләрен чормага ташып куйган иде. Аның идән астына су кергән. Әмма ул моңаймый, күңелен төшерми. Үзләренең исән-сау булганына сөенә.
 
– Бакчаларда көймә белән йөзәрлек.  Идән аслары туп-тулы. Кайчан кибеп бетәр, белмим. Бер базыбызны туфрак белән күмдердек инде без. Монысына тимибез. Җәй урталарына кибеп бетәр дип көтәм. Идән астында бозлы су булгач, өйдә салкын инде, – ди ул. – Әле  бүген генә тынычлап йокладык. Бәрле елгасы да тыныч. Башка күтәрелмәс инде, аның да суы кимеде. МЧС хезмәткәрләре бөтен эшне алдан эшләде. Әгәр алар бозын вакытында ватмасалар, без күптән агып китәр идек.  Инде хәзер кайсы кая куелган әйберләрне кире җыярга кирәк.
 
Яшел Үзән районының Татар Танаенда яшәүче Рабига Баһавиевага быел ташу кермәгән.
 
– Ничек булгандыр, һәр елны су керә иде. Быел өйгә кермәде. Ишегаллары күл кебек. Күршеләрнең мунчалары, лапаслары су эчендә. Мине быел Аллаһы Тәгалә кызганган, ахры. Ял итсен дигәндер инде. Сөенеп бетә алмыйм. Су керүдән дә читене юк бит. Дым озак тора, – ди ул.
 
Быел Татар Танаенда су керә башлауга, вакытында чарасын күрделәр. Юлны трактор белән икегә аергач, су авылны читләтеп үтте.
 
Әлмәт районының Түбән Абдул авылында гомер итүче Сәгыйдуллиннар быелгы ташуны куркып көтсә дә, ул тыныч узган.
 
– 2012 елда су каты кергән иде. Быел да шул хәл кабатланмасмы дип борчылып тордык. Шөкер, бернинди зыян юк. Хәтта бакчабыз да коры, – ди Фәния Сәгыйдуллина.
 
Балтач районының Кили авылында гомер итүче Хафизовлар хуҗалыгына да су кергән.
 
– Иртәнге сәгать уннан кичке бишкә кадәр ишегалдындагы суны суырттылар.  Вакытында ярдәм килде. Әле ярый йорт-җиргә зыян юк, – ди туганнары Сәрия.
 
Казанның Совет районында урнашкан Әке бистәсендә дә йортларны су баскан.
 
– Без су эчендә. Тау астында яшибез. Бөтен кар сулары безгә генә керде. Идән асты тулып, өскә күтәрелде, – ди бистәдә яшәүче Гөлнур Фәйзрахманова. – Быел  ташуга әзерләнмәгән идем. Ирем үлеп китте, үзем авырдым. Алдан су юллары ачылган булса, өйне басмас та иде.
 
Казан шәһәре Башкарма комитетының гражданнар яклау идарәсе башлыгы Фердинат Тимерханов хәбәр иткәнчә, Казанда су басу очраклары арта. Бүгенгә 198 гариза килгән. Җитәкче сүзләренә караганда, бу узган елдан ике мәртәбә артык.
 
– Гаризаларның күбесе Совет, Идел буе, Авиатөзелеш районнарыннан килә. Әмма әле су кимеми. Узган тәүлектә Нагорный бистәсендәге зиратны су басты. Әке бистәсендә тагын су керү куркынычы бар. Бистәләрне су басуның сәбәбе  җир хуҗалары үзләренә уңай булсын дип, яңгыр, кар сулары ага торган юлларны күмеп куя. Шунлыктан түбәндәрәк яшәүчеләрне су баса. Салмачы бистәсендә шул рәвешле 17 йортны су басты, бер гаиләне вакытлыча яшәр өчен башка җиргә күчереп тордык.
 
Бистәләрдә йортларга кергән суларны тәүлек буена җыялар һәм башка җиргә агызалар. Фердинат Тимерханов, ташуга әзерлек чаралары җитәрлек булмаган, ди.
 
–  Су ага торган каналларны, торбаларны, күпер асларын, кече елгалардагы яр буйларын чистарту кирәк. Бу эшләрне кыш ахырында эшләүдән файда юк. Әлеге йортларда яшәүчеләрнең су китү юлларын чистартырга кирәк, – диде ул.
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»