поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.04.2021 Киңәш-табыш

Өйдә лимон үстерүнең бик ансат юлы

"Лимонны орлыктан чәчеп карадым, зур агач булып үсте, тик чәчәк атмады. Биш ел элек бер туганым үсентесен бүләк иткән иде. Ул ел саен чәчәк ата, әмма бер генә лимон үстерә, калган чәчәкләрен коеп бетерә. Ни өчен шулай була икән? Лимонны тәрбияләргә өйрәтсәгез иде.
Тагын бер соравым бар. Аны чыбыкчадан ничек үрчетергә?" - дип сорый укучылар.

Азнакай районы Актүбә бистәсеннән гөлләр, чәчәкләр үстерү остасы Гөлшат Әшрапова:
 
— Цитруслылар үстерү белән 20 ел шөгыльләнәм. Миндә лимонның “Павловский” сорты, лимон белән грейпфрут гибриды “Пандероза”, лайм, мандарин бар. Цитруслыларның бөтенесен дә үсенте килеш алып үстердем.
 
Орлыктан чәчкәндә аларны ялгарга кирәк, башкача җимеш бирмәячәкләр. Хәзер ботакчадан үрчетәм. Кыскартып кискән вакытта 3-4 яфраклы ботакларын үтә күренмәле савытка җиңел туфракка “Корневин”га манып утыртам да, эре яфракларын яртылаш кыскартып, мини-парникка куям. Парник итеп үтә күренмәле пластик контейнер кулланырга була. Чыбыкчадан үрчетүне язын эшлиләр.
 
Үтә күренмәле савыттан тамыр үсешен күзәтү ансат. Дымландырып торырга гына кирәк. Яңа яфраклары күренә башлаганчы шулай торырга тиеш. Бу эш һәрвакыт уңышлы килеп чыкмаска да мөмкин, шулай да ботакчадан үрчетеп була.
 
Лимонның чәчәкләрен кою сәбәпләре берничә. Серкәләнү җитмәү: мамыклы таякчык белән бер чәчәктән икенчесенә сак кына серкәне күчерергә кирәк. Бүлмәдә кызу, һава коры булырга мөмкин. Кышын температура +12...+20 оС тирәсе булса әйбәт. Көнгә бер җылы су бөркергә кирәк. Чәчәкләре артык күп булса да, агач көчсезләнә, соңыннан җимшәннәрен коюы ихтимал.
 
Гөлләр өчен туфрак катнашмасын һәрвакыт үзем әзерлим. Цитруслыларны урман туфрагы, торф, черемә, көл, перлит катнашмасына утыртам. 3 өлеш урман туфрагына 2 өлеш әйбәт черемә, 1 өлеш нейтраль торф, 1 өлеш агроперлит кушам. 1 чиләк туфрак катнашмасына 1 стакан көл өстим.
 
Җәй айларында — ике атнага бер, кышын 2 айга бер тапкыр биогумус, банан кабыгы төнәтмәсе белән тукландырам. Төнәтмәне болай әзерлим: кичтән 3 л суга 1-2 банан кабыгы салам, иртән шул килеш сибәм. Җәй айларында сыер тизәге әчеткесе сипкәнем дә бар.
Кышка лимонның яфрак коя торган гадәте бар, язга таба кыскартып кисәм дә, ул яңадан яфрак ярып, яшелләнеп китә. Чәчәкләре бөтен өйгә хуш ис тарата. Үзең үстергән лимон белән чәй эчү тагын да күңелле.
 
Лимонны көнчыгыш яки көнбатыш тәрәзә төбендә үстерергә кирәк. Җәй көне туры кояш нурларыннан саклагыз, югыйсә яфраклары пешәргә мөмкин.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 12.04.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»