|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2010 Мәдәният
![]() КИТАПНЫҢ КАДЕРЕ БАРМЫ?Заманында китап хакында шагыйрь, язучы һәм фәлсәфәчеләр тарафыннан бик күп купшы сүзләр әйтелгән. Китап – белем чишмәсе, дип укытучыларыбыз күпме “тукыган”. Бүген яшь буынга мондый сүзләр сөйләү бик беркатлы булып тоелырга да мөмкин. Дөньяга күзне хәзер интернет ача дип кенә җибәрә күпләр. Китап кибете шүрлекләрендә татар язучыларының (хәттә классикларының да) басмаларына бәяләрне күргәч, күңелдә ризасызлык туган чаклар еш була. Алар бик арзан бәяләрдән сатыла. Кибетчеләр: ”Татар китапларын алучы юк! Шуңа күрә аларны кайтартырга тырышмыйбыз. Булганнары да сатылмый”, - дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә. Ә шул ук вакытта Татарстан китап нәшриятен гел тәнкыйть утына тотарга ашыгучылар да очрап куя. Татар басмалары, балалар китаплары нишләп сатуда юк, нигә аларны нәшер итмисез, имеш?
Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында “Танылган татар язучыларының күптомлыклары” сериясен тәкъдим итү кичәсендә бер төркем татар зыялылары милли китап язмышы турында фикер алышты. Татарстан китап нәшриятендә 2002 елдан алып халык язучылары һәм танылган әдипләрнең күп томлыклары нәшер ителеп килә. Матбугат проекты нигезендә биредә 32 татар язучысының 150дән артык китабы дөнья күрергә өлгергән. Алар арасында Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Таҗи Гыйззәт, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзеев, Хисам Камалов, шулай ук хәзерге вакытта да иҗат итүче күренекле каләм әһелләре: Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Фәнис Яруллин, Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Әхсән Баян, Шәүкәт Галиев, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим кебек иҗатчыларыбыз да бар.
Очрашуга килүчеләрнең күбесе бу көнне бәйрәм дип атады. Татар китабының роле, аның дәрәҗәсе, сыйфаты үсүе хакында сөйләде. Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров: “Бүгенге көндә без Россиядә иң эре нәшриятләрнең берсе. Элеккеге традицияләрне дәвам итеп, яңалары белән тулыландырып торабыз. Үзебездә чыккан басмаларны Татарстан районнарына һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә җиткерергә тырышабыз. Татарстан нәшриятендә чыккан китаплар Халыкара күргәзмәләрдә дә катнаша. Алмания, Кытай, Һиндстан, Төрекмәнстан һәм иң күренеклесе Мисырда (Каһирә шәһәрендә) булды,“ - диде.
Чыннан да, Татарстан китап нәшрияты артистлар кебек бик еш сәфәргә чыга. Әле күптән түгел генә татар язучылары белән Башкортстан якларында булып кайттылар. Татарстан китап нәшрияты белән Башкортстан китап нәшрияты арасында килешү төзелгән иде. Шуның нигезендә Татарстанда да, Башкортстанда да 30 язучының китабы тәрҗемә ителде.
Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып электрон китапханә системасы булдырган республика да әле ул. “Таткнигофонд” электрон китапханә системасында бүгенге көндә 1144 басма урын алган. Анда классик, фәнни-популяр, тарихи әсәрләр һәм балалар әдәбияты урнаштырылган. Һәр атна саен электрон китапханәгә 44 илдән 3000 кулланучы “керә” икән. Россия, Төркия, Казахстан, Украина Алмания, Америка, Литва, Эстония, Канада, Япония кулланучылары иң активлардан санала. Тик шулай да, электрон вариант чын китапны алыштыра аламы соң?
Татарстанның кайсыбер район, авыл китапханәләренә татар китаплары барып җитми дигән фикерне еш ишетәбез. Язучыларны да борчый торган мәсьәлә бу. Хөкүмәт яклавы астында эшләнелә торган гамәл бу диючеләр дә булды. “Язучыларыбызның китапларын бастыру һәм аларны укучыга тарату, дәүләт кайгыртучанлыгы астында барсын иде,” диде үз чыгышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.
Миңа калса, зиһенле, китап укыган, китап яраткан кеше өчен хәзерге вакытта китап табу зур проблема түгел. Андый кешене китап үзе эзләп таба. Ә инде “татар басмалары сатуда юк, таба алмыйбыз, кайтармыйлар” дигән сылтауны нәкъ менә китаптан читләшкән кеше генә әйтә торгандыр.
“Танылган татар язучыларының күп томлыклары” дигән тәкъдим итү чарасына Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин да килгән иде. Ул үз чыгышында китап бастыручыларга бер-ике тәнкыйть сүзе дә җиткерде: “Еш кына китапларда язучының үзе хакында мәгълүмат бирелми кала. Киләчәктә фәннилектән бик үк ераклашмаска иде”.
“Идел-Пресс”ның генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов: ”Тиздән Казанда Универсиада уздырырга җыенабыз, димәк безгә дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар киләчәк. Алар, әлбәттә, безнең тарих һәм мәдәни-әдәби мирасыбыз белән дә кызыксыначак. Шуңа күрә татар язучылары әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп чыгару да зарур. Бәлкем 2012 елны “Китап елы” дип игълан итәргәдер”, - дигән теләген дә белдерде ул.
Китапның (бигрәк тә, татар китабының) абруен күтәрергә безгә күптән вакыт. Югыйсә, китап уку культурасы онытылып бара. Моннан 10-15 ел элек югары уку йортын тәмамлаганнар арасында кулларына бер тапкыр да әдәби китап тотмаганнарны очратырга мөмкин. Җитәсә, алар әле синең китап укыганыңны белсә, көлеп куярга да тартынмый...
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|