|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2021 Җәмгыять
“Бабай, рәхмәт белән генә булмый, акча давай”Беркөнне кодагыем белән телефоннан сөйләштем. Без бер-беребез белән аралашып, кирәк чакта ярдәмләшеп яшибез. – Авылда яшәве бик авыр хәзер, кода, – диде ул. – Карга күмелдек. Берүзем яшәгәч тә кыен. Менә әле генә ишек алдын, капка төбен көрәгәч, хәлем китеп, өйгә кереп егылдым, булышучы да юк.
– Күршеләр дә булышмыймы? Элегрәк ярдәмләшеп яши идегез...
– Кая ул! Хәзер авылда берәү дә бер-берсенә булышмый. Хәтта йөрешмиләр дә. Колхоз булмагач урамнарны да кардан чистартмыйлар. Безнең элекке колхоз шәхси хуҗалыкка әйләнде. Аның да тракторы ватылган, диделәр. Узган ел үз тракторы булган кешегә акча биреп карны җыйдыра идем. Бүген ул да эшләми, өендә эчеп ята. Менә шулай безең авыл үлә акрынлап. Балаларым янына шәһәргә китмичә булмас. Ялгызым үләсем килми...
Бик авыр булып китте үземә дә. Их, авыл! Нишләтергә сине? Дөресе, нишләттеләр сине?..
Элекке елларда да өеп-өеп карлар ява иде. Хәтта өйләрне, урыс капкаларны күмеп китә иде. Капка түбәләре өстеннән чана шудык. Әмма ялгызак бабай-әбиләрне без бервакытта да ярдәмсез калдырмадык. Безнең Түбән Шашы авылының (Әтнә районы) Пеләтән урамында ялгыз гына Камилә әби, Рабига, Мәрзыя, Әминә әбиләр, Гайшәбану абыстай яшәде. Мине урамыбыздагы малайлар, кызлар Тимур командасы командиры итеп сайлап куйганнарын хәтерлим әле. Бик көчле февраль бураныннан соң Камилә әби белән Рабига әбинең веранда түбәләрен күмеп киткән, су алырга да чыга алмыйча ятканнар. Без, мәктәптән кайтышлый, ике әбине дә кардан казып чыгардык. Укытучыларыбыз да өлкәннәргә булышуыбызны гел хуплап, безне мактап, үсендереп тордылар. Биш кыз, алты малай, дүртенче-җиденче сыйныф балалары, урамыбызда яшәгән әбиләребезне гел күзәтеп, ярдәм итеп яшәдек. Кышларын чишмәдән су ташыдык, карларны көрәдек, язларда өй, лапас түбәләреннән кар төшердек, өй кырыйларыннан, урамнан су агарга каналлар казыдык, җәйләрен утыннарын ярып, кисеп, өеп бирә идек. Безне берәү дә эшләргә мәҗбүр итмәде. Безгә күңелле, рәхәт. Шушы әбиләрнең елый-елый рәхмәт укулары, берәр конфет бирүләре күңелләрне җылыта, канәгатьлек хисе тудыра иде. Без Аркадий Гайдарның “Тимер һәм аның командасы” китабын укып дәртләнеп, канатланып йөрдек. Укыганда көл, кош тизәге, макулатура җыярга да өлгердек. Үзебезгә Яңа Урам, Олы Урам малайлары-кызлары белән ярыша-ярыша стена газеталары ясап, язып, урамга, капкага элеп куя идек. Нәни вакыттан кешегә булышу, ярдәм итү аңга, канга сеңеп калгандыр.
Әнием ишле гаиләбезгә атна саен утын мичендә ипи пешерде. Хуш исләре аңкып торган түгәрәк арыш ипиләрен караваттагы йомшак урынга салып, өсләрен катык белән майлап, чиста ашъяулык ябып куя. Кап-кайнар җиде ипинең берсен алып миңа тоттыра да: “Бар, улым, Гайшәбану әбиеңә алып барып бирерсең”, – ди. Мин ак тастымалга төрелгән җылы икмәкне күкрәгемә кысып Түбән очта яшәүче әбигә йөгерәм. Әбиемнең күзләреннән бәреп чыккан кайнар яшьләре миңа, әти-әниемә, миннән дә кечерәк сеңелләремә теләгән теләкләре, догалары әле дә исемә төшеп китә, әнием пешергән икмәкнең җылысы җанымны да җылыткан кебек була.
Әтием яңа мунча салып чыккач, урамыбызда яшәгән әбиләрне генә түгел, Түбән очтагы Кәримә әбине, Яңа урамдагы Хәдичә әбине дә мунчадан калдырмый идек. Чишмәдән чиләк-көянтә белән су ташып, утын белән кызу итеп ягылган мунчада әти-әни, без – биш бала юынып чыксак та, пары да, суы да җитәрлек кала. Тирләп-пешеп мунчадан юынып чыккан әбиләребезне әнием тәмле чәен эчермичә өйләренә җибәрмәде. Игелек кылып, ничек ярдәмләшеп яшәгәнбез икән дип, бүгенге хәлләрне уйлап, уфтанып куям. Әбиләребез үзләре дә бәрәңге алганда, сарык йоны кыркыганда да, каз бәбкәләре саклаганда да килеп булыштылар. Инде үзебез дә шул әбиләр яшенә җитеп киләбез. Балачактан ук үз гамәлләре белән безне игелек кылырга өйрәткән әти-әниләребез үрнәгендә тәрбияләнгән буын без. Безгә, кем әйтмешли, Сингапур тәҗрибәсе кирәк булмады. Безне тормышыбыз, яшәү рәвешебез шулай тәрбияләде.
Бер таныш бабай миңа әле күптән түгел генә болай дип сөйләгән иде:
– Җәен ишек алдымда мул булып чүп үләне үсте. Оныгым әтиләренең капка төбендәге үләнне триммер белән чабып ташлады. Минекен дә чабып алуын сорадым. “Булыр ул, бабай!” – дип, ярты сәгатьтә эшен бетереп тә куйды. “Рәхмәт, улым!” – минәйтәм. “Бабай, рәхмәт белән генә булмый, акча давай. Синнән өч йөз сум!” – димәсенме! Телсез калдым. Бирдем инде, тагын ярдәм сорарга туры килсә, якын да килмәс бу дип.
Менә шундый тәрбия! Хәер, бүген тәрбия дигән нәрсә бөтенләй үлде түгелме соң? Мәктәп балалары ярдәм итү түгел, исәнләшә дә белми хәзер. Без укыган чактагы тәрбия, класс сәгатьләре, политинформция, лекцияләр дә мәктәптән юкка чыкты. Чит илләргә барып, дәүләт акчаларын исраф кылып, тәрбия уку-укыту ысуллары өйрәнеп йөргән булдылар. Бәлки ул илләрдә шулай итеп дөньяга, яшәешкә битараф, сансыз, туң йөрәкле булып яшәргә өйрәтәләрдер?..
Тәлгать ГОМӘРОВ. Арча районы
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|