поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.04.2021 Җәмгыять

Яланаяк йөгергән авыл тугайларын җирсеп яшиләр

Бүгенге көндә дөнья халкы алдында сынаулар күп. Ел буе рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге чикләнгән, кунакка йөрешүләр беткән, клублар буш торган күңелсез замана... Шөкер, компьютер, скайп, телефон кебек аралашу чаралары бар. Миңа да, онлайн форматта гына булса да, Себер киңлекләрендә гомер итүче авылдашым Рәфыйк Кәримов белән аралашу насыйп булды.

Шенталы районы, Денис авылында туып-үскән Рәфыйк Кәримовның әтисе Рәшит - колхоз автозаправкасында оператор, әнисе Фатыйма колхозчы булып эшләделәр. Колхозлар чорында авыл хатын-кызлары эшсез ятмый иде. Басуда бер гектар җирдә суган үстерү бурычы йөкләнә, йорт тулы мал, бәрәңге бакчасы, 4 - 5 бала – барысы да хатын-кыз җилкәсенә ята.
 
Башка авыл балалары кебек үк, икенче бала булып туган Рәфыйк та яздан көзгә кадәр әнисенә булыша, әтисенә печән әзерләшә. Яшьтән спортка гашыйк булган малай иптәшләре белән футбол, хоккей уйнарга, чаңгыда шуарга да өлгерә. Ул сигезенче - унынчы сыйныфларда укыганда ук, район һәм өлкә күләмендә үткәрелгән чаңгы, өстәл теннисы ярышларында катнашып, чемпион исеменә лаек була.
 
Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлаган Рәфыйк армия сафларына алына. Ул Тын океан буендагы Артем шәһәрендә диңгезче булып хезмәт итә, хәрби самолётларга ягулык салырга өйрәнә. Ә бераздан кече сержанттан командир дәрәҗәсенә күтәрелгән Кәримовны һәм хезмәттәшләрен сепаратистларга каршы көрәштә булышу өчен Эфиопиягә җибәрәләр.
 
Кыен була, әлбәттә. Бигрәк тә табигате безнекенә охшамаган – һәрвакыт кызу җәй тантана итә, кактуслар үсә, аяк астында ком... Ләкин табигатькә бик озак сокланып торып булмый, сугыш кайда да сугыш инде ул. Интернациональ бурыч үтәргә җибәрелгән егетләр, антларына тугры калып, батырларча көрәшәләр. Ә сугыш тынып торган арада Рәфыйк җирле халык арасында спорт ярышлары үткәрә. Тырышып хезмәт иткәне өчен Кәримов җирле хакимият тарафыннан медаль һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
 
Армия хезмәтен тутырып туган авылына кайткан батыр сугышчыны матур яңалык каршы ала - нәкъ шушы вакытта авылда бөтен мөмкинлекләре булдырылган спорт залы һәм ике катлы өр-яңа Мәдәният йорты төзелеп беткән икән. Авылдашлары Әлфәт Җалаков белән Җәүдәт Хөснуллин спорт сөюче егеткә Волгоград физкультура институтында югары белем алырга киңәш бирәләр.
 
Үзләре дә спортка мөкиббән киткән авылдашларының киңәшен тыңлап, Рәфыйк институтка керә һәм, спорт серләренә төшенеп, белем туплый. Уку йортын уңышлы гына тәмамлагач, туган авылы мәктәбенә ашкынып кайта һәм дәртләнеп эшли башлый. Яшь белгеч, район күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып, “Ел укытучысы” исеменә лаек була, шул елларда ул сәхнә түреннән төшмәгән укучысы Венера Ганиевага гашыйк була.
 
- Булачак хатыным матур тавышы һәм дәртле җырлары белән әсир итте. Ул җырлары аша сугышта күргәннәрдән каткан бәгыремә шифа бирә алды. Үзем дә сизмәстән, аның эчкерсез, самими күз карашы һәм моңына гашыйк булдым, матур җырлары арасына кереп югалдым, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.
 
Шуны да әйтергә кирәк, кыз да оялудан уңайсызланган, мәхәббәт тулы күз карашын укытучы абыйсыннан яшереп бетерә алмаган. Менә шушы матур мәхәббәт, Венера мәктәпне тәмамлагач, дөрләп кабына һәм 1995 елда Рәфыйк Рәшит улы белән Венера Җәүдәт кызы гаилә корып җибәрәләр һәм, бәхет эзләп, Себер якларына чыгып китәләр. Биредә Венера югары уку йортын тәмамлагач, алар парлашып “Сургутнефтегаз” компаниясендә хезмәт итә башлыйлар.
 
Тырышып эшләгән Рәфыйк күптөрле дәрәҗәле Мактау кәгазьләренә ия була, Венера да калышмый, гел макталып тора. Җыр-моңга бирелгән хатынның репертуарын яңадан-яңа җырлар баетып тора. Бер-бер артлы туган уллары Рафаэль белән Русланны ана бишек җырлары җырлап йоклата. Дуслары, туганнары арасында туйлар, бәйрәм мәҗлесләре үткәрелсә, аларның күңелләрен күреп, яраткан җырларын бүләк итә.
 
Егерме биш ел буе тигезлектә тормыш иткән гаиләнең уллары да инде җиткән егетләр. Рафаэль, институтны тәмамлагач, хезмәт юлын нефть чыгару өлкәсендә башлап җибәрә. Ә Руслан әле тугызынчы сыйныфта гына укый, әтисе кебек үк, спортка гашыйк. Ул төрле конкурсларда, бәйгеләрдә бик теләп катнаша.
 
Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип әйткәннәр борынгылар. Менә Кәримовлар да яланаяк йөгергән авыл тугайларын, сыерчыклы язларын, сандугач һәм тургай моңына күмелгән җиләкле аланнарын сагынып, җирсеп яшиләр икән. Киләчәк тормышларын мәчет манарасыннан яңгыраган азан моңына күмелгән авылыбызда, ата-баба нигезендә дәвам итәргә өмет итәләр.
 
Амин, алар теләгәнчә булсын иде.
 
Нурсинә ХӘКИМОВА.
 
Денис авылы,
 
Шенталы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 12.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»