поиск новостей
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июнь
  • Миргазиз Укмасый (1884-1948) - язучы
  • Айгөл Дәүләтшина - pr-белгеч
  • Алёна Кәримова - шагыйрә
  • Лилия Гильдеева - журналист
  • Айдар Вәлиев - баянчы
  • Роза Хәлиуллина (1931-2014) - шагыйрә
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
11.04.2021 Милләт

Марат Әхмәтов Арчаның укыту-тәрбия эшчәнлеге белән танышты (ФОТО)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Арча районы мәктәпләрендәге укыту-тәрбия эшенең торышы, татар теленең тоткан урыны һәм аның үстерелеше белән танышты.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән берлектә иң элек Марат Готович шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә булды. Биредә кунакларны районның тарихи үткәне, горурланырлык бүгенгесе һәм уку-укыту өлкәсендәге планнары белән таныштырдылар.

Берничә ел Авыл хуҗалыгы тармагын җитәкләүче Марат Әхмәтов, Президентыбыз указы белән Татар телен саклау комиссиясе оешканнан соң, әлеге комиссияне җитәкләүче вазыйфасын башкара. Үзе әйтүенчә, үлчәүгә салып булмый торган мең мәшәкатьле эшләр белән шөгыльләнә ул. Районыбызга килүенең максаты да туган татар телебезнең бүгенгесе белән танышу.

Милли белем бирү үзәгендә кунакны 4 яшьлек балалардан чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр сәламләде. Татар телендәге нәни балаларның җырлары, нәфис сүз, туган телебездә алып барылган дәресләр, өстәмә белем бирү өлкәсе, спорт - барысы да таң калдырды аны.

Мәктәптә алган җылы хисләр белән Марат Готович Арчаның педагогия көллиятенә юл алды. Биредәге милли тәрбия, студентларның татар теле өчен борчылып биргән сораулары, укытучыларның киләчәк өчен җан атып торуы соклану хисләре уятты. 6нчы мәктәп, 5нче балалар бакчасы һәм педагогия көллиятенең бердәм булып эшләвен җитәкчебез тулы бер иҗади организм дип атады. "Безнең телебезне Казан арты сакларга тиеш. Шуның кадәр иҗат әһелләре, Тукай бүләге лауреатлары булган, татар теленең чишмә башы булып торучы Арчадан эзләмәсәк, туган телне саклаучыларны без кайдан эзләргә тиеш?" - дип, бүгенге чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде Марат Әхмәтов.

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы