|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2021 Шоу-бизнес
Айсылу Габдинова туган көненә нинди бүләк ясаган?Җырчы, ТНВ каналы алып баручысы Айсылу Габдинова туган көненә үзенә шәп бүләк ясаган. Бу хакта ул үзе безгә сөйләде. “Тиздән туган көнем булачак, бу уңайдан үземә бүләк ясап, “Туган көн” дигән җырыма клип төшердем. Тиздән аны чыгарырга җыенам, Алла боерса. Гомумән, быел ижат белән ныклап шөгыльләнергә булдым. Өч ай эчендә ике клип төшердем, яңа җырлар әзерләдем”, - ди Айсылу.
Ул быел туган көнен башка еллардагыга охмашаган итеп, кызыклы итеп үткәрергә җыенуын да әйтте. “Ничек икәне – әлегә сер”, - ди җырчы.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|