|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2021 Фаҗига
Күрәзәчеләр хаклы булып чыкты...Башкортстанның Ишембай шәһәрендә 31 яшьлек Анатолий Акшенцевны эзләү бик кызганыч тәмамланды. Яшь ир 11 ай элек, 2020 елның 4 маенда хәбәрсез югалган иде. Аның туганнары сөйләвенчә, кичке тугызда ул өйдән чыгып киткән, ә төнгә каршы туганнарының һәм дусларының телефоннарына җавап бирмәгән. Берничә сәгатьтән соң аның телефоны челтәрдән юкка чыккан.
Ул чакта, якыннарының сүзләренә караганда, егет танышы белән очрашырга ниятли. Бер елдан соң туганнары өметсезлектән күрәзәчеләргә мөрәҗәгать иткән. Экстрасенслар бертавыштан ир күптән исән түгел дигән. Аларның сүзләренә караганда, гәүдәсен тиздән урманда гадәти узып баручылар табачак.
8 апрельдә, Акшенцевны эзләүдә катнашкан «Лиза Алерт» оешмасы волонтерлары кайгылы хәбәр җиткерде – ирнең үле гәүдәсен тапканнар. Активистлар аның кайда һәм нинди шартларда табылуын ачыкламаган.
Фото: башньюс
--- |
Иң күп укылган
|