|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2021 Әдәбият
Чүплектәге мәхәббәт - Зөлфия Мансур хикәясе (ДӘВАМЫ)Мизхәт сөйгәненә гел бүләкләр ясап торды – я күлмәк, я туфлиләр, я берәр төрле бизәнү әйберләре табып китерә иде. Нәфига җае чыккан саен ләх булганчы эчеп исерде, елады һәм... айныгач, аның алдына тезләнеп гафу үтенде. Мизхәт исә, күз яшьләрен эченә йотып, аны бик яратуын, бәхетле итәчәген, бу тормыштан йолып алачагын әйтә иде. Чүплеккә һәр көнне яңа чүпләрне ташып торалар. Мизхәт сөеклесен куандыру өчен аларны иң элек актарып чыга һәм һәрвакыт диярлек ни дә булса таба иде. Нинди дә булса шәбрәк әйберне эләктереп калу өчен сугышырга да туры килгәләде, бер генә аяк белән өлгерергә читенрәк шул. Ә Мизхәткә әле күпмедер акча да юнәтергә кирәк: ул Нәфигасын наркологка алып барып, алкогольдән кодлаштырырга хыяллана иде.
Ләкин аның хыялларына чынга ашарга насыйп булмаган икән. Бер көнне Нәфигасын көтеп ала алмагач, эзләп китте. Тагын эчеп, кайдадыр йоклап ята торгандыр... әле шушы көннәрдә генә көндәшләре кулыннан йолкып диярлек алып, сөеклесенә бүләк иткән ачык төстәге ефәк шарф җилфердәп тормаса, таба да алмаган булыр иде мөгаен. Нәфига бушатылган чүп астында басылып калган ахры: үзе бөтенләй күренми, шул шарфы булмаса, таба аласың юк!
Ир, ашыга-ашыга чүпләрне читкә алып ата башлады. Ләкин... ләкин соң иде инде! Мизхәт җансыз гәүдә янында эче бушаганчы, кычкырып, такмаклый-такмаклый елады. Язмыш каршында бу кадәр дә чарасыз калганы юк иде шикелле тоелды аңа бу минутларда. Аннары хатынны күтәреп җир өенә алып кайтты, ятакка салды. Төне буе аңа карап, кайгыга батып утыргач, иртән басуга чыгып китте дә, кочагы белән кыр чәчәкләре җыеп кайтты. Чәчәкләрне Нәфиганың өстенә сибеп, тагын бераз карап торгач, чыгып җир өйнең ишек урынына уелган уемын балчык белән сылап томалый башлады. Бүгенге көннән аның җирдәге кояшы сүнде, бернигә дә күңеле үсми, берни дә эшлисе килми иде.
Киләчәккә булган якты хыялларын Нәфига үзе белән алып китте. Ике еллап тинтерәп яшәгәч, ул бар булган “байлыгын” чүплектә бергә аралашыбрак яшәгән берәүгә калдырып, аны Нәфигасы янына күмәргә вәгъдә алып, бакый дөнъяга күчте.
--- |
Иң күп укылган
|