|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2021 Фаҗига
Алабугада 8 яшьлек бала бозлы суда батып үлгәнКичә социаль челтәрләрдә "Алабуга районы Иске Юраш авылында 2013 нче елда туган кечкенә малайны эзлиләр" дигән хәбәр таралды. Кичке якта югалган 8 яшьлек баланың суга төшеп китүен фаразладылар. Малайны зләүдә 61 кеше катнашты. Кызганычка каршы, шулай булып чыкты да... "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бүген иртәнге җидедә коткаручылар һәм Лиза Алерт волонтерлары Юраш елгасы яры буенда югалган баланың мәетен тапкан.
Баланың мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Якыннарына ходай сабырлык бирсен...
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|