|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2021 Язмыш
Бәбиләргә китте дә мәңгегә күзләрен йомдыЯңа йортка яшәргә күчкәч нәни улымны арбага утыртып, һава суларга алып чыкканда каршыма гел бер хатын очрый башлады. Башта исәнләшеп кенә киткәләсә дә, аннан соң туктап, баланың башыннан сыйпап, биш кенә минут булса да сөйләшеп торырырга гадәтләнде ул. Наилә ире белән безнең йортта, хәтта бер подъездда яши булып чыкты. Без дуслашып киттек. Тиз генә барып килә торган җиргә баламны алып йөдәп йөрмәс өчен улымны аларга кертеп калдыра башладым. Күршем дә, ире дә моңа шатланалар гына иде. Чөнки инде гаилә корганнарына өч елдан артык вакыт узса да һаман балалары юк иде аларның. Шулкадәр сабыйлар яраткан парга гаҗәпләнәрлек иде. Бер-берсен бер сүздән аңлыйлар, бөтен җиргә бергә йөриләр. Икенче баламны алып кайтканда да улым аларда өч көн торды. Наилә махсус моның өчен үз хисабына ял алды. Хәзер уйлыйм, көнләшмәде микән миннән Наилә? Ана булу бәхетеннән мәхрүм булганга эче пошмады микән аның?
Балага узуын Наилә иң беренче миңа сөйләде. Сер итеп кенә. Күз тиюдән куркам диде. Хәтта башта ире дә белмәде. Әнисенә дә инде корсагы күренә башлагач кына әйткән. Табарга ике атна кала бик курыкты ул. “Төнлә тапмасам гына ярар иде”, – дип гел Ходайдан сорады. Чөнки ире кайвакыт эшендә төнге сменага кала иде. Әмма... Наиләнең тулгагы нәкъ төн уртасында башланган, Айрат эштә булган. Нишләп безгә хәбәр бирмәгән. Төн уртасында борчыйсы килмәгәнме? “Ашыгыч ярдәм”не үзе чакыртып, үзе генә киткән Наилә бала табу йортына. Шуннан гына иренә чылтыраткан. Өч көннән мәңгегә күзләрен йомды күршем. Ни булганын мин аңлый да алмыйча калдым. Баланы ярып алганнар. 4 килолы баһадир малай. Бу хәлләрдән соң Айрат улын алып, авылга әнисе янына кайтып китте.
Мин дә балаларны бакчага урнаштырып эшкә чыктым. Әмма нәкъ шул елны ирем, кыскартылуга эләгеп, эшсез калды. Ул моны шундый авыр кичерде. Хәтта аңа инфаркт булды. Ул сырхауханәдә ятканда, аның кулларынанн тотып, Ходайдан бары иремне исән калдыруын сорадым. Ул өйгә кайткач та эштән һәр сәгать саен чылтыратып хәлен белдем. Ә бер көнне ул телефонны алмады. Мин шунда ук өйгә йөгердем. “Ашыгыч ярдәм” чакырттым. Мин дә, машина да бер үк вакытта подъезд төбендә идек. Әмма ирем үлгән иде инде. Тагын бер инфаркт диде “Ашыгыч ярдәм” табибы.
Иремне күмү мәшәкатьләре, ашларын уздыру томан эчендә узды. Һәр көнне, балаларны йоклаткач, мендәрне кочаклап еларга гадәтләндем. Минем өчен дөнья буш калды.
Өй янындагы балалар бакчасына эшкә урнаштым. Чөнки улларым шунда йөриләр иде. Беркөнне мөдир группама яңа бала киләчәк дип белдерде. Булат Айрат белән Наиләнең уллары булып чыкты. Күршем сабые белән авылда декрет ялында булган икән.
Айрат элекке эшенә чыкты. Ул төнге сменада вакытта Булат бездә кунып кала иде. Мин аның өчен тәмле ризыклар әзерләргә гадәтләндем. Баштарак без Айрат белән якыннарыбыз турында гына сөйләшсәк, тора-бара балалар, күршеләр, хәтта сәясәт турында гәпләшә башладык. Бер көнне ул минем кулларымнан тотты да: “Ярый әле бу дөньяда син бар”, – диде.
Оркыя. Ульяновск.
--- |
Иң күп укылган
|