поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.04.2021 Киңәш-табыш

«80 банка каен суы әзерләдем». Каен суы җыю гөнаһ түгелме?

Тиздән каен суы җыя башлаячаклар. Белгечләр әйтүенчә, әлегә кар күп, шуңа күрә иртәрәк. Бер сезонга 80 банка каен суы җыючылар да бар. Гомумән, аны җыярга ярыймы? Каен суының файдасы бармы?

Берәүләр, каен суын алуны  агачны рәнҗетүгә, күз яшен түктерүгә тиңләсә, икенчеләр шифасын күреп калырга тырыша. Бер стакан  гына эчсәң дә, күпме энергия була, диләр. Яшь каенга тимиләр, картрак агачның суы татлырак була икән. Савыт тулгач, тишеккә сумала, агач  бөке тыгып  куялар.
 
– Әлегә иртәрәк. Урманда, басуда 40 сантиметр калынлыктагы кар ята.  Гадәттә аны каен төбендә кар эрегәч,  туң беткәч җыялар. Вакыты – 1–2 атна. Бездә урманга кереп, тәртипсезләнеп  җыючылар юк. Моның өчен штраф каралган. Ташландык урыннарда,  киселәсе урманнарда  җыярга рөхсәт ителә. Авыл халкы шуннан алып кайта. Каен суының файдасы зур. Без үзебез дә  эчәбез,  – ди Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев.
 
Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәүче Рәшидә Хәсәнова  бер елны 80 банка каен суы  әзерләгән.
 
– Узган ел җыя алмадым.  Быел  ничек булыр, белмим. Безнең әти  су суыртуда эшләде, шул тирәгә 7–8 каен утырткан иде. Берничә ел  электриклар ботакларны кистеләр, шунда су  акканын күрдем.  Кайрысын актарып,   тиз генә система җайланмасы белән 5 литрлы  шешәләрне куйдым. Кышка 80 банка  каен суы  әзерләдем. Бер литрын да сатмадым. Атна саен туганнар кайтты, рәхәтләнеп эчтек. Аны идән астында сакладык. Катырырга да куйгаладым. Кешегә бер елга 5 литр эчәргә кушалар бит. Юкка гынадимиләрдер,  – ди Рәшидә Хәсәнова.
 
Арча районының  Иске Кырлай авылында яшәүче, «Инстаграм»да авыл апасы буларак  танылган Фәйрүзә Әхмәтҗанова да аның файдасын күрә.
 
– Кичтән 5 литрлы шешә куябыз да,  кешеләр алып китмәсен дип, иртүк торып шунда чабабыз. Күршеләр белән, кемнеке күбрәк, дип ярышкалыйбыз да әле. 1–2 стакан каен суын эчеп, калганын катырырга куябыз. Сабантуйларда  алып эчәбез. Ашказаны эшчәнлегенә  файдасы зур, чөнки ул бик яхшы һәм тиз әчү үзенчәлегенә ия. Иммунитетны күтәрә, – дип сөйли блогер «авыл апасы».
 
Шәфкать туташы булып эшләүче Зилә  Фәйзуллина да каен суы  алу вакыты җиткәнне көтә.
 
– Бер барганда 3 литр алып кайтабыз. Гаиләбез белән бергәләшеп эчәбез. Шешәнең тулу-тулмавы агачтан тора. Тиз ага торган булса, кичке якта куеп, иртән барабыз. Озак акса, кичке якта гына  алып кайтабыз. Аз  ага дип агачны әллә ничә җирдән тишмибез, бер  тишкән урыннан гына җыябыз. Бер бару белән генә теләк  басылмый, әлбәттә. Өч бала таптым. Корсаклы вакытта гел каен суы гына эчәсе килде, – ди Зилә ханым.
 
Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, каен  суын җыярга ярамый. Моның өчен  штраф каралган.
 
– Агачларны законсыз кисү, урман үсентеләрен зарарлау яки агач, куакларны үз белдегең белән  йолкып алган өчен  гражданнарга  – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга  – 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр; юридик затларга  – 200  меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр штраф каралган, – дип белдерделәр министрлыкта.
 
Гөнаһ түгелме?
Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
 
– Каен суын җыярга ярый.  Кешеләр аны дәвалану  өчен куллана. Тик агачка гына зыян килмәсен. Әгәр ботакларын сындырсаң, әлбәттә,  гөнаһ булачак.
 
Гөлнара Вәлиуллина, терапевт:
 
– Каенда җир энергиясе күп.  Халык элек-электән  аның сихри көченә ышанган. Яфрагын, кайрысын, гөмбәсен – бар нәрсәсен кулланган.  Аларны билгеле көннәрдә, кояшка туры китереп, догалар укып җыйганнар. Хәзер дә каенның суын да, бөресен дә җыялар. Табиб буларак, витаминнары күп, ниндидер авырудан булыша дип  әйтә алмыйм. Халык медицинасы бар. Кешеләрдә каен суы  стрессны киметә, йокыны, йөрәк эшчәнлеген яхшырта дигән ышану бар.
 
 Каен суын ничек сакларга?
*Каен суын сөзеп газга куясың, кайный башлагач, сүндерәсең. Күбекләрен  алып,  стерильләштерелгән банкаларга агызып,  лимон яки әфлисун телемнәре салып  ябып куясың. Кипкән алма да кушарга мөмкин. Һәр банкага ярты стакан шикәр комы,  лимон кислотасы саласың.
 
*банканы стерильләштереп, бөтен килеш 4 алма, 5–6 караҗимеш, 2 аш кашыгы алмалы  аш серкәсе салып ябып куясың.
 
* 10 л каен суына 50 бөртек йөзем, ярты кило шикәр комы салып, өстенә марля каплап, җылы урында өч тәүлек ачытырга кирәк. Сөзеп, пыяла савытларга тутырып, өстенә капкач ябып, салкын урында саклыйсы.
 
 Каен суының файдасы
Ашказанына файдалы.
Язгы хәлсезлектән, стрестан булыша.
Тамак авыртканда, ангина вакытында, йөткергәндә бераз җылытып эчәргә була.
Авыз куышлыгын дәвалый, кариес вакытында тешне чайкаталар.
Кан басымын көйли, канны чистарта.
Йокыны яхшырта, кәефне күтәрә.
Бөерләрне, үт һәм сидек куыгын, бавырны чистарта.
Яраларны төзәтә.
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 


Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»