поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.04.2021 Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдинов: «Бу соңгы чик иде»

Миңа түгел, гаиләмә авыр булды. Тиешле даруын ала алмыйча урын өстендә калган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов сүзен шулай башлады. Шушы җөмләгә күпме ярату, ихтыяр көче салынганын аңлатып тору кирәкмәстер, мөгаен. Ул инде урамга чыгып йөри башлаган, яңа җырлар яздыру эшенә керешкән икән.

– Дәниф, бушлай тәэмин ителергә тиешле дару вакыйгасы ни булып бетте?
– Ул дару белән мин федераль программа нигезендә тәэмин ителә идем. 2021 елда бер тапкыр да алып булмады. Баштарак та хәйрия фондлары аша, кайчак үз көчем белән юнәтеп килдем. 2020 елда гына бушлай кайтарыла башлады. Ул бездә җитештерелми, чит илдән кайтарыла, бер кабы 60 мең сум тирәсе тора. Шуны теркәүдә кыенлыклар килеп туган, күрәсең. Хәер, бу минем фаразлар гына, министрлык хәлне белсә дә, җавап бирмәде әле. Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсендә нәрсәдер булып, исемлектән төшеп калганмын. Мин тавыш чыгаруны яратмыйм. Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми. Ләкин бу соңгы чик һәм башка чара юк иде. Шунысына сөенәм: тавыш чыгару аркасында, башка авыруларга дарулар кайтару рәтләнгән. Юкса бит юк кына даруларны алу да газапка әйләнгән иде. Минем хәлгә килгәндә, халык ярдәме белән җыелган акчага ярты елга җитәрлек дару алып куйдым. Аллага шөкер, бер кап укол алганнан соң, хәлем җиңеләйде. Урамга чыгып йөри башладым.

– Дару юнәтүдәге аяк чалулар, юк кына нәрсәдән зур проблема килеп чыгу күңелне төшермәдеме?
– Төшенкелеккә бирелә торган гадәтем юк. Хәлемне гаиләмә дә, бигрәк тә әнигә сиздермәскә тырыштым. Якыннарыма бик авыр булды, хатыным утка-суга төште инде… Шуңа күрә миңа бирешергә ярамый.
 
– Синең очрак артистларның бердәм булуын күрсәтте.
– Хезмәттәшләрем, дусларым көн саен шалтыратып хәлне белешеп тордылар. Инде сөйләшергә дә хәл калмаган иде, алар хәбәрне социаль челтәрләргә тараттылар. Мин хәзер исемнәрен санап китмим инде, берүк үпкәләмәсеннәр. Һәрберсе өчен дога кылам, ихлас рәхмәтләремне укыйм. Артистлар концерт куябыз, диләр. Мин инде һаман кешегә авырлык булмасын, дим. Юк, куябыз, дигәч, үзегезгә карагыз инде, дидем. Җырларыңны тыңлап үстек, дип яшьләр элемтәгә чыга, анысы бигрәк күңелле. Ә бит үзем дә артистлар, гомумән, халык бу кадәр дәррәү күтәрелер дип уйламаган идем. Билгеле, бердәмлек көч өсти, үзеңдә ышанычны арттыра.
 
– Иң зур теләгең нинди?
– Иң зур байлык – сәламәтлек. Бөтен кешегә сәламәтлек телим. Мин хәзер социаль челтәрләрдә бик күп аралашам, авыру кешеләр бик күп… Һәм алар арасында тиешле даруларны ала алмыйча җәфаланучылар күп. Ярый, минем исем бар дигәндәй, күтәреп алдылар, даруны да бик тиз алып кайтып җиткерделәр. Гади кешеләргә нишләргә соң? Иң зур теләгем – дару белән тәэмин итү көйләнсен иде. Кешеләр газапланмасын иде. Юкса бит, ил дә бай, дәүләтле халык бит без…
 
– Улың Динар да бик матур җырлый икән. Артист һөнәре җиңелләрдән түгел, башка һөнәр турында уйлап карарга кушмаган идеңме?
– 11 сыйныфны тәмамлаганда, медицина өлкәсен сайлыйм, дигән иде ул. Соңрак: «Мөмкин булса, җырчы булып китәм инде мин, әти. Синең кебек җырлыйсым килә, зинһар, ачуланма», – диде. Үз теләге шундый булгач, ничек ачуланасың инде? Кызым исә, гаиләдә дүртенче артист күпкәрәк китәр, мин медицина өлкәсен сайлыйм, диде. Хатыным да белеме буенча хореограф бит минем. Миңа калса, балаларга каршы килергә ярамый. Бигрәк тә ул һөнәргә бәйле булса. Әти-әни юнәлеш бирүче, ә каршылыклар канны кыздыра гына. Безнең гаиләдә утырып аңлашу гадәте бар, шунысы яхшы.
 
– Үзең сәхнәгә чыгарга ниятлисеңме?
– «Сольный» концертлардан күптән тукталган идем инде, чакырган җирләргә барып җырлап кайтырга ният бар. Майда Виталий Агаповның юбилей концертлары башлана, ул чакыра. Аңа рәхмәт, гел ярдәм итеп тора. Алга таба күз күрер инде. Апрель ахырларына берничә җыр яздырырга исәп бар. Хәзер эшләргә стимул бар инде, Аллага шөкер.
 
– Авылга кайтасыңмы?
– Ике ай кайтканым юк иде, бу атнада кайтырга исәпләп торам. Хәлем начар булганда әни күзенә күренәсем килмәде. Туганнарга да, әнигә белгертмәгез, дип әйтеп куйдым. Әни сизенмиме соң инде? Бер сөйләшкәндә акрын гына, улым, хәлеңне сиздем, синең кәефең төшмәсен дип кенә белгертмәдем, диде.
 

Зәмфирә Шәрәфетдинова (әнисе):
– Дәниф авылга кайтса, кулына гармун алмыйча калмый. Мин аның халәтен күңеле сайлаган көйләр аша аңлыйм. Кеше моң¬ланганда акыл артка чигенә. Син ярамый дигәнне читкә куеп торасың, күңел капкалары киң итеп ачыла. Улың күңелен ачкан икән, син ничек түзеп торасың инде?! Аңа кушылып җырлый башлыйм. Күздән яшьләр акканчы, күңел керләреннән арынганчы җырлыйбыз. Аннан икәү чәй эчәбез. Бер атналык көч тупладым, әни, дип китә балакаем. Дәниф теле ачылганнан бирле җырлап үскән бала шул ул.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»