|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2021 Җәмгыять
"Өебезне сүтеп, җиребезне алырлар дип куркып яшибез"Беркөнне автобуста институтта бергә укып йөргән танышымны очраттым. Казанда үз йортлары белән яшиләр икән. “Соңгы елларда тынычлыгыбыз бетте, өебезне сүтеп, җиребезне алырлар дип гел куркып яшибез. Әле менә җирләрне реновацияләү турында яңа закон чыккан дип сөйләшәләр. Җиреңә берәр байның күзе төшсә, өеңне яңа дип тормыйлар, төртәләр дә аударалар икән”, — диде ул бик борчылып. Өйгә кайткач, Википедиядән “реновация” сүзенең нәрсә аңлатканын эзләп таптым. “Яхшырту”, “реконструкцияләү” дигәнне аңлата икән.
Интернеттан укып шуны да белдем: 2014 елда Сочида узачак олимпиадага хәзерлек кысаларында 2500 кешене яшәгән урыннарыннан күчергәннәр. Бик күпләр дәүләт биргән фатирлардан риза булмыйча судка мөрәҗәгать иткән. Әле бүген дә Европа суды карарын көтеп яшәүчеләр бар икән. Алла сакласын, гомер иткән җирдән кубарылып китү бер кешегә дә рәхәт түгелдер. Элекке заманнарда да моңа охшаш хәлләр булгалаган, күрәсең. Түбәндә бәян ителәчәк риваять тә юктан гына тумагандыр.
Бер хаким табигатьнең иң матур җирендә үзенә өч катлы өй салырга кушкан. Өе әзер булгач карарга килгән. Беренче катта күргәннәреннән бик риза калган, бүлмәләр искиткеч затлы итеп бизәлгән икән. Икенче катта күңел ачу өчен кыйммәтле җиһазлар куелган, өйнең бу каты да күңеленә хуш килгән моның. Инде өченче катка менеп тирә-якка күз салган. Бер якта шаулап урман үсеп утыра, икенче якта көмеш сулы күл җәйрәп ята ди, өченче якка карагач, биек тауларны күреп хозурланган хуҗа кеше. Дүртенче якка каргач, анда таушалып беткән иске генә агач йорт күргән. “Нинди өй бу?” — дип кара көеп сораган ул ярдәмчеләреннән. “Ул өйдә ялгыз сукыр әби яши. Көндезләрен шәһәргә барып хәер сорап тамагын туйдыра, кичләрен шушы алачыгына кайтып, төннәрен гыйбадәттә үткәрә”, — дип җавап биргән ярдәмчеләре. “Хәзер үк бу өйне күз алдымнан алыгыз, тәрәзәмнән җимерек йорт күренеп торуын теләмим!” — дип кычкырган кәефе кырылган хаким кеше. Ярдәмчеләре “мескен карчыкның башка торыр җире юк” дип әйтеп карасалар да, бу турыда ишетергә дә теләмәгән. Нишләсеннәр, солдатлар килеп бер генә сукканнар, өй ишелгән. Бәхеткә, бу вакытта әби өйдә булмаган. Кичен әби кайткач, өенең җимерелгәнен күреп бик каты елаган һәм Аллаһка болай дип мөрәҗәгать иткән: “Йа, Раббым! Мин гомер буе сукыр булдым, башкаларга биргән күз нигъмәтеңне миңа бирмәдең, тик мин сабыр иттем, зарланмадым. Балалар нигъмәтеннән дә мәхрүм иттең, ләкин мин ризасызлык күрсәтмәдем, сиңа һәрвакыт рәхмәтле булдым. Картлыгымда ялгызымны калдырдың, бу тәкъдиреңә дә риза булдым, һәрвакытта да сиңа шөкер иттем. Инде тора торган җиремнән дә мәхрүм калдым. Тынычлап гыйбадәтемне кылырга баш өстемдә түбәм калмады, явыз күршем үзем югында йортымны җир белән тигезләгән. Йа, Раббым, әйт миңа, бу вакытта син кайда идең?”
Аллаһы Тәгалә карчыкның догасын кабул иткән — икенче көн туганда өч катлы йорт нигезенә кадәр җимерелгән булган.
Әбиләребез дога кылганда: “Йа, Раббым, илләребезгә, көннәребезгә тынычлык, җитәкчеләребезгә саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, тәүфыйк, һидәят бирсәң иде”, — дип телиләр иде. Ошбу күркәм теләкләргә барыбыз да кушылыйк. Һәрберебезгә дә якты, нурлы, җылы өйләрдә яшәргә, тынчлыкта, иминлектә гомер кичерергә насыйп булсын!
Фото: Татар-информ
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА, Казан |
Иң күп укылган
|