|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2021 Җәмгыять
11 яшьлек бала ресторан ачканЛондонда яшәүче 12 яшьлек Омари МакКуин дөньяда иң яшь ресторатор булган һәм кулинария буенча китап язган. Дислексия (уку һәм яза белү сәләтенең бозылуы) аркасында 7 яшендә үк мәктәп укытучылары малайга кул селтәгән. Еллар үтү белән хәлләр тагы да кискенләшкән һәм 5 сыйныфта укыган чагында Омарины әтисе мәктәптән өйдә белем алу режимына күчергән. Шулай да малайның гаиләсе бу хәлгә әллә ни борчылмаган, чөнки аның хоббие булган. Әти-әнисе улларының яраткан шөгыле аны ач калдырмас дип ышанган. Омари кечкенәдән пешеренергә яраткан. Малай яшьтән үк плитә яныннан китмәгән: әнисе еш чирләгән, әтисе аны дәвалар өчен акча эшләгән, эштән арып-талып кайткач, ашарга пешермәс өчен, ул улына иң гади ризыклар пешерергә өйрәткән. Омари мавыгып киткән һәм көн саен гаиләсенә туендырган. Тиздән әтисе аңа рецептлар китаплары сатып ала башлаган. Соңыннан малаен үзаллы кулинария техникумына укырга керергә әзерләргә карар кылган.
Амбицияле үсмер YouTube-та үзенә канал булдырган һәм интернетта танылган. Омариның ике кумиры бар – шеф-повар Гордон Рамзи һәм актер Чедвик Боузман. Актер кумирына карап, Омари беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә өйрәнгән.
11 яшендә британияле үсмер, бар батырчылыгын җыеп, Лондондагы фудмолл директорына ресторан ачарга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Аңа бер атнага ресторан ачып, аренда бәясе түләмәскә мөмкинлек биргәннәр. Шулай итеп, ул дөньяда иң яшь ресторатор булган. Үсмер шеф-повар Кариб аш-суының вегетариан ризыкларын әзерләгән.
Быел мартта Омари тәүге кулинария китабын чыгарган һәм монда гына туктап калырга җыенмый. Малай сүзләренчә, һәркем ашарга пешерергә өйрәнә ала: иң башта ул хәтта макарон да пешерә белмәгән.
Бүгенге көндә Омари CBBC каналында кулинария буенча телешоу алып бара.
Омари күп кенә акча эшләргә һәм ул акчаларны авыру ата-аналарын карарга дучар балаларга тотынырга хыяллана.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|