|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2021 Шоу-бизнес
Зәйнәб Фәрхетдинова белән Элвин Грей очрашып ни сөйләшкәннәр?Халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграмда Радик Юлъякшин белән бергә төшкән фото урнаштырган. "Матбугат.ру" ачыклаганча, алар җырчы Гүзәлияне котларга килгәч очрашканнар икән. Сөйләшеп тә алганнар. Бу хакта Зәйнәб ханым болай дип уртаклаша: "Элвин, мин әйтәм, син өйләнгәч бераз олыгаеп киткән кебек?! -Хатыннан да уңдым, Аллага шөкер. Әллә нинди ялалар тагып күңелне борчыйлар, Зәйнәб апа, ди. Шуңа эч поша! Мин бит за красоту, за красоту и уравновешенность үзем всегда, бер кешегә дә авырлык килгәнен теләмим, диде. -Әйе шул, күңелең матур. Синең тавышыңда, кузләреңдә куренә ул!
Кешеләрнең дә язда хисләре ташыган чагы, кайнап ургылып ярыннан ташый, табигатьтә йомычканың йомычкага менгән чагы... Бар кеше мәхәббәт, аралашу, наз көтә!
Концертта бер аралашып алгач, эмоцияләр тигезләнә, без шулай яшибез бит инде. Эмоциясез артист, артист мени ул?! Азактан баш авыртачагын уйламыйбыз!
-Ярый , борчылма су болгана да бер тына ул! Бердәмлек-тигезлекнең нигезе!" - дип Элвин Грей белән сөйләшүен гыйбрәтле итеп китергән Зәйнәп Фәрхетдинова.
--- |
Иң күп укылган
|