|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2021 Мәдәният
Данил Салиховның яңа эш урыны билгелеТатарстан язучылар берлегенең элеккеге рәисе Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле булды. Ул Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеген җитәкләячәк. Бу хакта Татар-информ хәбәр ите. Драматург шушы көннәрдә яңа вазифасына керешкән.
Данил Салихов — драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләре лауреаты. 2016-2021 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе булды.
--- |
Иң күп укылган
|