|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2021 Шоу-бизнес
"Миңа пиар кирәкми!" - Фирдүс Тямаевка Башкортстаннан РӘСМИ ХАТ килгәнФирдүс Тямаевның Башкортстандагы күңелсез маҗаралары дәвам итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Татарстанның атказанган артистына бүген күрше республикадан рәсми хат килгән. Анда акка кара белән җырчының Башкортстанда узарга тиешле концерты булмаячагы язылган. Һәрхәлдә, 25 апрельгә хәтле булмый. Ә аннары ничек - билгесез. "Уфа, гафу үтенәм. 25 апрель концерт булмый, бүген шундый хәбәр килде. Алай гына да түгел, октябрьгә кадәр Тямаевны Башкортстанга кермәскә диеп әйтелде! Моңа кадәр директор белән килешенгән иде, рекламалар бирелгән. 25 нче апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар. Ай ярым билетлар сатылды. Ярты зал тулган, бүген сатуны туктаттылар. Аларның үзләренең чарасы булган икән! Ярар, дуслар, кәефне төшермибез! Рөхсәт биргәч килербез, бер елданмы, ике елданмы. Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк, молодцы! Ә Башкортстанда яшәүче тамашачыма зур рәхмәт! Баш иям сезнең алдыгызга! Хөрмәт итәм, яратам! Сиңа пиар кирәкми - минем халыкка концерт куясым гына килә!", - дип уртаклаша Фирдүс Тямаев.
--- |
Иң күп укылган
|