поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.10.2010 Сәясәт

КАПКА АЧЫЛГАН АРАДА

Нәрсә ул сәясәт? Сәясәт ул – хакимияткә (ягъни байлыкка, шәхси амбицияләрне канәгатьләндерүгә, дошманнардан үч алуга, үз кешеләреңне үстерүгә һ.б. мөмкинлекләргә) ирешү өчен көрәш.

Ул көрәш ничек бара? Билгеле, өстәл артында шахмат уйнап түгел. Халык алдында чыгыш ясап, сайлау алдыннан листовкалар таратып, партконференциядә тавыш биреп, хәтта теледебатларда катнашып кына да түгел. Бу – сәясәтнең капка ярыгыннан күренә торган бер кырые гына. Чынлыкта зур сәясәт ул – пычрак, нәҗес тавы. Күзләре томаланган кешеләр бер-берсен этеп, егып, шул тауга менмәкче була. Анда мәш килүчеләр пычранмый кала алмый. Берничек тә. Өскәрәк менгәннәре, астагыларны уздырмас өчен, башларына тибә, төкерә, кәкәй итә. Әмма югарыга менә алганын иртәме-соңмы барыбер аягыннан тартып сөйрәп төшерәчәкләр. Өскәрәк менгәннәргә исә түбәнгә төшкәч аеруча авыр, андыйларның бөтен тәннәре сызлый, нәҗескә дә башкалардан ныграк буялган була. Карагыз тау астында хәлсез ятканнарга: алар баштанаяк пычранган бит! Карагыз өскә үрмәләүчегә: аңа эләгеп, тагын күпме кеше менмәкче. Өскә менгерүченең аягы таеп егылса, аңа иярүчеләр өстеннән басып менеп китә яисә икенче үрмәләүчегә асылына. Кыскасы, барысы да б...ка (ягъни мәсәлән, балчыкка) пычранган катыборыннар рәвешендә кала. Бу атнада игътибар үзәгендә булган Лужков капканы эчтән ачып, сәясәтнең нәрсә икәнлеген күрергә тагын бер мөмкинлек бирде.

 

Лужковны яманлаучылар, туктагыз бу эшегездән! Сугыш беткәч, батыраеп йөрмәгез. Егылган кешене типкәләү батырлык түгел, ә киресенчә, хурлык. Моңарчы аның гаепләре турында ачыктан-ачык сөйләргә җөрьәт итмәгәннәрнең дә хәзер телләре ачылды. Ә күпләре әле бер ай элек кенә мэрның бер алдына, бер артына төшеп, ялагайланып йөргәндер.

 

Лужковны кызганучылар, хисләрегезне тыегыз! Бездә үз дәрәҗәсен югалткан кешене жәлләү гадәте бар. Ә бит Россиянең башка 74 яшьлек бабайлары күбрәк жәлләүгә мохтаҗ. Чөнки экс-мэр пенсия тиеннәрен санап азапланмаячак. Хатыны да күпкә яшь, таза, җитмәсә дөньяның иң бай хатын-кызлар өчлегенә керә.

 

Лужковны демократия яклаучы итеп күрсәтергә тырышучылар, сак булыгыз! Конституциянең 31 нче маддәсен яклап, башкала урамнарына чыгып “таяк ашаган” кешеләр Мәскәү мэрының чынлыкта ничек демократияне яклавын яхшырак беләдер. Үзенең язмышы кыл өстендә калгач кына Лужков, ирекнең нәрсә икәнен исенә төшереп, Медведевка хат язарга утырган. Моның батырлык икәнлеген дәлилләү дә бик авыр. Путинның шундый вакыйга сөйләгәне бар: имеш, бәләкәй чагында ул бер күсе артыннан чапкан да аны подъездда бер почмакка куып керткән. Чигенергә бүтән юлы калмаган күсе үзенә һөҗүм итүче өстенә сикергән. Шуннан соң инде кечкенә Володя Путин үзе акыра-бакыра күседән качып йөгерергә мәҗбүр булган. Бүгенге Премьер моннан түбәндәге нәтиҗә чыгара: “Мин беркемне беркайчан да почмакка куып кертергә ярамаганлыгын аңладым”. Медведев, кечкенә чагында тәртипле малай булганга, ишегалдында күселәр куып йөрмәгән, күрәсең. Шуңа күрә Лужков кадәр Лужковны стенага китереп терәүнең нәтиҗәләрен алдан уйлап бетермәгәндер. Мэрның чигенергә юлы калмагач, ул кычкырып сүгенергә, янарга, тыпырчынырга мәҗбүр булды. Лужковның батырлыгымы бу, әллә теге кысылган күсе кебек өметсезлектән чинаумы? Анысы бераз вакыт узгач кына төгәл ачыкланыр. Тик шулай да бөтен илдә түгел, ә Мәскәүдә генә абруе булган, симез чырайлы, пеләш 74 яшьлек бабайның сәясәттә яңа тормыш башлавын көтеп булмыйдыр инде ул.

 

Дмитрий Медведевка сокланучылар, сез Президентның көч күрсәтүенә мөкиббән китәсез. Ә бит чыннан да көчле булган кеше үзенең көчен күрсәтеп раслауга мохтаҗ түгел. Әлегә Президент ике төрле уен уйнап йөри: ул демократия, сүз иреге турында тамакка төер китерә торган сүзләр сөйли, шул ук вакытта үзенә каршы дәшүгә үртәлә, үзе белән бәхәсләшүне мәсхәрә итү дип бәяли һәм һәрвакыт үзенең көчсез түгеллеген расларга тырыша.

 

Лужков “кыйссасы”ннан нинди нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, дип сораучылар! Бу вакыйга Кремльнең губернаторлар белән нинди мөнәсәбәтләрдә икәнлеген ачып күрсәтмәде, чөнки алар моңарчы да билгеле иде. “Кызыл кирмән”нең төбәкләр җитәкчелегенә үзенә ошаганнарын гына куячагы, тәнкыйтькә түзеп тормаячагы болай да мәгълүм. Демократия бездә әле һаман да матур сүз булып кына кала бирә. Мәскәү мэрының тәгәрәп төшүеннән хакимият тавына менүчеләр шуны күрсен иде: кеше югарыга менгәч кенә, аңа астан өскә карыйлар, ә үз дәрәҗәсен югалткач исә аяк сөртәләр, элекке дуслар дошманга әйләнә.

 

Мәскәү мэры кем булачак, дип сораучылар! ... Барыбер түгелмени?! Ул да шакшы тауга үрмәләүчеләрнең берсе генә булачак лабаса!


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 199 | 02.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»