|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2021 Әдәбият
Чүплектәге мәхәббәт - Зөлфия Мансур хикәясе (ДӘВАМЫ)Бу тормышта булдырган бар нәрсәсе фатирында торып калды аның. Мизхәткә кайчакта, ул тормыш бөтенләй булмаган да шикелле тоела иде. (А был ли мальчик?). Чүплеккә яшәргә дип килгәч, ул беренче эш итеп, төрле тартмалардан, пленкалардан корыштырып, үзенә торыр почмак әмәлләде. Шул вакыт аның янына ике кеше килеп, чүплекнең үз кануннары барлыгы һәм аларны үтәргә кирәк булачагы турында кисәтеп киттеләр. Бу кешеләрдән килгән күңел болгаткыч сасы исне җиңеп, кул биреп күреште Мизхәт.
Икенче көнне кич белән аның күзе бетон плитәгә сөялеп утырган бер хатынга төште. Көн салкынча, яңгыр да төтәп тора. Хатын үз аягы белән атларлык хәлдә түгел, лыкма исерек иде. Мизхәт, җәлләп, күтәреп диярлек аны үзенең “өенә” алып керде, өстенә иске пәлтәсен ябып куйды. Иртән, хатын айнып уянгач, таныштылар. Нәфига элеккеге шәфкать туташы икән, Мизхәттән биш яшькә олырак. Ире, аны яклап, хулиганнар кулыннан харап булган. Аның үлемендә кайнанасы гел Нәфиганы гаепләгән, яшәргә үз әнисе янына күченсә дә, бер урамда гына яшәгән кайнана барыбер тынгы бирмәгән. Нәфига эчә, эш калдыра башлагач, эшеннән дә куганнар. Өйләре янып, әнисе шунда төтенгә буылып үлгәндә калган; ел буе хастаханәләрдә аунаганнан соң, барыбер үлгән. Нәфига башта дус хатыннарында, аннары кайда туры килсә шунда кунып йөргән.
Ниһаять, чүплеккә килгән. Мизхәткә аның йөзе, шактый ук таушалган булса да, бик матур булып тоелды. Күңел түрендә аңа карата самими бер җылылык, йомшак наз бөреләнде. Шушы көннән ул Нәфиганың яклаучысына, сөяркәсенә, колына әверелде. Күптән күрмәгән җылы мөгамәлә, , үзен аңлауны, хөрмәт ителүне тапты ул бу хатыннан. Бөтен җаны белән аңа тартылды. Нәфига да аңа шундый ук хисләр белән җавап бирде, орден-медальләренә кадәр яратып сыйпады- мактады, хәтта күлтиеңне дә яратам мин синең, диде. Мизхәт чүплектәге “кирәкле” кешеләр белән танышып, төшемлерәк эшләр тапты.
Яшәр өчен җир эчен казып, балчык өй (землянка) ясады. Һәр иртәне, Нәфига йокыдан уянганчы, аның өстенә кыр чәчәкләре җыеп кайтып сипте. Ул торышка ашарга әзерләде. Аннан бергәләп “эшкә” киттеләр, кичләрен шәм яктысында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар, җаннарын да, тәннәрен дә җылытып, яратыштылар..
Дәвамы бар.
--- |
Иң күп укылган
|