|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2021 Шоу-бизнес
Дәниф Шәрәфетдинов халыкка ВИДЕОмөрәҗәгать белән чыктыКүп еллар көчле авырудан интегүче, кыйбатлы дарулар һәм уколларга мохтаҗ булучы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов үзенә ярдәм күрсәткән кешеләргә олы рәхмәтен җиткерә. Сәхнәдәш дуслары интернетта ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, битараф булмаган кешеләр Дәнифкә ярты ел дәваланырга җитәрлек акча җыя алды. «Минем язмышыма битараф булмаганыгыз, авыр чакта ярдәм кулын сузганыгыз өчен үзем һәм гаиләм исеменнән сезгә чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә. Нинди генә сүзләр белән дә күңелемдәге хөрмәтемне җиткереп бетерә алмам кебек. Газиз әнкәемнең дә сезгә әйткән сүәләрен җиткерәсем килә. «Улыма шулай ярдәм иткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезгә көтмәгән җирләрдән зур-зур сөенечләр, муллык, сәламәтлек җибәрсен», — диде әнкәем. Якташларыма, авлдашларыма, туган районым Актаныш җитәкчелегенә, радио-газета журналистларына, интернет сайтларга зур рәхмәт. Аерым рәхмәтем шушы хәлне интернетка күтәреп чыгарган сәхнәдәшләремә. Алдагы көннәрдә сез миңа яшәргә, эшләргә, сәхнәгә чыгарга көч -куәт бирдегез. Шушы авырлык белән ялгызымны гына калдырмаганга рәхмәт сезгә», — ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|